Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2021, 08:50

ЯҢА ШТАММ

Соңгы көннәрдә коронавирусның Көньяк Африкада табылган «омикрон» дигән штаммы турында хәбәрләр тарала. 

ЯҢА ШТАММ
ЯҢА ШТАММ

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сүзләренә караганда, яңа штаммның йогышлылыгы көчле. Штамм Көньяк Африкада студентлар арасында таралган, әмма яшьләр чирне җиңелрәк кичерү сәбәпле, бу хакта көне-сәгате белән мәгълүм булмаган. «Омикрон» Европага да барып җиткән. Сенатор Владимир Круглый әйтүенчә, Русиягә дә кергән. Яңа штаммны туристлар Мисырдан ияртеп кайткан булуы ихтимал. Русия Көньяк Африка Республикасы, Ботсвана, Лесото, Намибия, Зимбабве, Мозамбик, Мадагаскар, Танзания, Эсватини һәм Гонконгдан килүче чит ил кешеләренә, шулай ук соңгы ун көндә әлеге илләрдә булучыларга керүне тыйды.

фотоu-f.ru
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас