Сәламәтлек
18 июль 2022, 04:56

Үлəннəр җыяр вакыт

Халыкта «Питрау үтте – җәй бетте» дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Түбәндә июль аенда җыясы дару үләннәренең берничәсен тәкъдим итәбез.

Үлəннəр җыяр вакытҮлəннəр җыяр вакыт
Үлəннəр җыяр вакыт

МЕҢЪЯФРАК бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта. Аның яфрагын җыялар.

САРЫ МӘТРҮШКӘ үләне күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.
ҖИР ҖИЛӘГЕНЕҢ файдасы җимешендә һәм яфракларында. Ул матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.

АЛТЫНБАШ (золототысячник) үләнен дә шушы чорда җыялар. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, организмнан үт кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашкайнату системасын көйли, эч кибүдән коткара.

РОМАШКАНЫҢ чәчәкләрен җыярга кирәк. Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, ялкынсынуларга каршы көрәшә, дезинфекцияли.

ТЫРНАК ГӨЛ (календула) стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холецистит, невроздан булыша.

КЫЧЫТКАН яфрагы витаминнарга бай. Шулай ук органик кислоталар, крахмал, хлорофилл, тозлар бар. К витамины һәм дуплау матдәләре кан китүне туктата. Кычытканны гипо һәм
авитоминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактикалау чарасы буларак файдаланалар, азканлылыкны дәвалыйлар. Ул гемоглобинны күтәрә, эритроцитларны арттыра.

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕНЕҢ файдасы да бик зур. Иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыртуларын дәвалый, токсиннарны чыгара, кандагы шикәрне
төшерә, авыз эчен төзәтә. Шулай ук буыннардагы авыруны киметү сәләтенә ия.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас