Сәламәтлек
18 июль 2022, 06:02

Мең чирдəн дəва.

Безнең күбебез әрекмәнне чүп үләне буларак кына белә. Чынында исә аңарда төрле файдалы матдәләрнең «алтын запасы» тупланган. Белгечләр сүзләренчә, әрекмән тамыры туклыклылык кыйммәте ягыннан кишер, петрушка һәм пастернакны да алыштыра ала.

Мең чирдəн дəва.Мең чирдəн дəва.
Мең чирдəн дəва.

Әрекмән тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы. Яфракларыннан ясалган төнәтмә бөер авыруларыннан, буыннарда ялкынсыну процессы барганда, эчәклек белән проблемалар булганда булыша. Әрекмән яфракларын юып, иттарткыч аша чыгарасыз да согын сыгып аласыз. Барлыкка килгән сокка шуның кадәр үк сыек бал кушасыз, спирт өстисез. Әйтик, биш өлеш әрекмән согына биш өлеш бал һәм бер өлеш медицина спирты алына. Катнашманы суыткычта сакларга кирәк. Төнәтмәне көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Әлеге төнәтмә тире һәм буын авырулары вакытында кулланыла. Аны бетчәле биткә дә сөртергә була.

Әрекмән яфрагын йомшарганчы пешерәбез, суын түгәбез. Яфракка йомшартылган атланмай кушабыз. Әлеге мазьны чәч коелганнан кулланырга киңәш ителә. Әрекмән яфрагын сөттә тотып, авырткан буыннар өстенә куеп торыгыз. Тоз утырганнан һәм ревматизмнан да булыша ул. Яфрак өстенә компресс өчен махсус кәгазь ябып, марля белән бәйләп куегыз. Шикәр авыруы, гастрит булганда т6бән дәге рецепт булыша: бер аш кашыгы ваклап туралган яфрак өстенә бер стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтегез. Көненә дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас