Сәламәтлек
19 июль 2022, 06:03

Юкə себеркесе буыннардагы тозларны куа

Юкә себеркесен чәчәк аткан вакытта җыеп калыгыз. Аны ≪свежий≫ килеш тә кулланыгыз, кышка да әзерләп куегыз.

Юкə себеркесе буыннардагы тозларны куаЮкə себеркесе буыннардагы тозларны куа
Юкə себеркесе буыннардагы тозларны куа

Чәчәкләрне киң авызлы кәстрүл яки мичкәгә салып, кайнар су коегыз да сүлпән утта 30 минут пешерегез. Иң яхшысы – моны иртән ясау, ә кичен җылытып алып, аякларны шул суга тыгып утырырга кирәк. Аяклар суда вакытта, баштан-аяк юрганга төренү мәҗбүри. Шул рәвешле 30-40 минут утырырга кирәк. Тиешле вакыт үткәч, йон оекбаш киеп, урынга ятыгыз. Әлеге төнәтмәнең өстенлеге шунда: аякка гына тәэсир итсә дә, ул бөтен буыннардан тозларны куа.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас