

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа бирергә сәләтле. Бал, балавыз, чәчәк серкәсе, прополис – аларның барысын да авыртуларны дәвалаганда кулланалар. Умартачылык про-дукцияләре нигезендә бик күп дарулар әзер лә нә. Медицина өлкәсендә аерым дәвалау системалары да эшли. Шуларның берсе – апитерапия. Апитерапия ике төрле тәэсир итү юлы белән үтә. Тәэсир итүнең иң киң таралган төре – биологик төр. Бу очракта бал кортының агуы (апиток-син) кеше организмына тизрәк тәэсир итә. Апитоксинда бик күп файдалы матдәләр – бакыр, магний, тоз кислоталары, фосфор һәм кальций, аминокислоталар, углеводлар, пептидлар бар. Алар йөрәк-тамыр системасына, кан әйләнешенә уңай тәэсир итә, холестеринны киметә. Организмга кирәк булмаган зыянлы бактерияләрне үтерә, нерв системасын тынычландыра. Болардан тыш, бал корты агуы инсульт кичергән кешеләргә ярдәм итә.
Тәэсир итүнең икенче төре – рефлектор төр. Табиб-апитерапевтлар бал кортының сөңгесен авыру организмының кирәкле нокталарына юнәл тә. Сөңге беркадәр вакытка тәэ сир итү ноктасында кала, со ңын нан табиб
аны ала. Тик шуны истә тотарга кирәк: мондый дә ва лау ысулын бары тик аллергия булмаган кешеләргә ге нә кулланырга була. Йөкле, бала имезгән аналарга, онкология һәм беренче типтагы шикәр диабеты белән авырган кешеләргә сеанс ларга барырга ярамый. Бу төр дә ва лау ның сезгә яраганлыгын дә ва лау чы табибтан сорарга онытмагыз.
Бал кортлары кемнәргә ярдәм итә? Апитерапия белән дәвалану нерв системасы һәм терәк- хәрәкәт аппараты авыруларыннан нәтиҗә ле коткара. Бал кортының агуы беренче сеанстан ук кискен авыртуларны бетерә һәм йөри башлау шатлыгын кайтара ала. Га лим нәрнең бал корты агуының кимер чәк нең яңа структурасын булдыруга булышлык итүе хакындагы мәгъ лүматлары да бар. Һәм умыртка баганасындагы бүсердән иза чик кән авырулар апитерапия бе лән уңыш лы дәваланалар. Таркау склероз, ДЦП кебек авыруларны дә валауда да уңай нәтиҗәләр бар.
Прополис – файдалы антибиотик. Төрле авыруларга файдасы тия. Ашап-эч кәч, ашкайнату системасын көй ләр өчен бармак очы кадәр прополисны кабып куярга киңәш ите лә. Сыйфатлы прополис авызга капкач, көйдереп алгандай итәр гә тиеш. Чәчәк серкәсе (перга) – күп очракта азканлылыктан тинтегүчеләр өчен файдалы. Ул кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттырырга сәләтле. Аны косметик максатларда да кулланырга мөмкин. Составында чәчәк серкәсе булган масканы битегезгә сөрт сә гез, тирегезнең бәрхет кебек йомшак булуын, кара бетчәләрнең югалуын күрерсез. Балавызда А витамины бик күп. Анда рахитка каршы торучан матдәләр бар, шулай ук үт бүленеп чыгуны яхшырта.