Сәламәтлек
8 Августа 2022, 09:25

Миокард инфаркты

Миокард инфаркты – кан тамырлары кысылып, кан килмәү сәбәпле, йөрәк мускулларының үлүе. Кислород җитмәүдән йөрәкнең күзәнәкләре үлә башлый һәм күкрәктә авырту бар-лыкка килә. Русиядә ел саен бу авырудан 55 меңгә якын кеше үлә. 50 процент авыруга 1,5-2 сәгать эчендә беренче ярдәм күрсәтелми кала.

Миокард инфарктыМиокард инфаркты
Миокард инфаркты

Инфарктының сәбәпләре һәм клиник факторлары:

  • Көненә ике тапкыр тәмәке тарту миокард инфарктыннан үлүне 50 процентка арттыра.
  • Белгечләр әйтүенчә, кандагы холестерин миокард инфаркты хәтәрен өч процентка арттыра.
  • Югары кан басымы.
  • Шикәр диабеты атеросклероз һәм инфаркт авыруы килеп чыгу куркынычын 2,4 мәртәбә арттыра.
  • Түбән физик активлык бу хәвефне 4-5тапкырга арттыра.
  • Тән авырлыгының артуы, организмда матдәләр алмашыну бозылуы канда холестерин

составы күбәюгә китерә, кан әйләнешенә тискәре йогынты ясый.

  • Спиртлы эчемлекләрнең йөрәк-кан тамырларына зыяны зур.
  • Эмоцияләргә бирелү артериаль кан басымы күтәрелүгә һәм инфарктка китерергә мөмкин.

Миокард инфарктының симптомнары:

  • Кысып, ачытып, басып күкрәк авыртуы. Авырту сул кулга, кулбашка, калак сөяккә һәм ияк астына бирә.
  • Кайчагында миокард инфаркты эч авырту, косасы килү, тын алуы авырлашу, йөрәк кагу, баш әйләнү һәм аңны югалту кебек күренешләр белән дә булырга мөмкин.
  • Инфаркт очрагында түзә алмаслык авырту 20-30 минут дәвам итә. Хәлсезлек була, сал-кын тир бәреп чыга, үлем куркынычы барлыкка килә. Авыруны физик эш, эмоциональ стресс, салкын һава, тәмәке тарту, спиртлы эчемлек куллану көчәйтергә мөмкин.

Инфаркт булганда беренче ярдәм:

  • Күкрәктә авырту башланса, кичекмәстән эштән туктагыз. Утырыгыз яки ятыгыз, башыгыз өстәрәк булсын.
  • Тирән итеп тын алыгыз, кысык киемнәрегезне чишегез, табибка шалтыратыгыз. Тел астына нитроглицерин салыгыз, ярты таблетка аспирин эчегез.
  • Биш минут эчендә авырту туктамаса, тагын нитроглицерин кабыгыз.
  • Авырту 10 минут эчендә басылмаса, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Миокард инфаркты килеп чыкмасын өчен:

  • Кан басымын контрольдә тотыгыз. Нормада ул 110/70, 139/89 булырга тиеш. Кандагы шикәр составы 6 ммольдән артырга тиеш түгел.
  • Тәмәке тартудан баш тартыгыз, миокард инфаркты куркынычы өч елдан соң кимер.
  • Кандагы холестерин составын тикшереп торыгыз. Аны диета ярдәмендә төзәтергә мөмкин. Майлы, кыздырылган, ысланган ашамлыкларны кулланырга тырышмагыз. Майлы сөт ризыкларын да кыскартыгыз, шикәр, тоз куллануны контрольдә тотыгыз.
  • Яшелчә-җимешкә өстенлек бирегез.
  • Кара икмәк, ботка, үсемлек мае һәм яшелчә кулланыгыз.
  • Физик активлыкны күтәрергә киңәш ителә. Олы кеше көненә өч километр юл үтәргә тиеш.
  • Үзегезнең тән авырлыгын контрольдә тотыгыз.
  • Стресс вакытларында үз-үзегезне кулда тотарга өйрәнегез.
  • Әгәр табиб сезгә дарулар эчәргә тәкъдим иткән икән, алардан баш тартмагыз.

Рөстәм ТӘКЫЕВ, табиб-терапевт

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас