

Аның сутын атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе эч йомшарту өчен дә әйбәт.
Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә. Миләш суты бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла.
Табиблар шикәр чире белән интегүчеләргә, бавыры авыртканнарга да миләш ашарга куша. Миләш сутын ясау өчен 400 г миләш кирәк. Аны изеп, 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салырга, дүрт сәгатьтән соң болгатып, сөзеп эчәргә кирәк.
Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә.
Аның азканлылыктан да файдасы күп. Ике аш кашыгы кызыл миләш җимешен ике стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәтеп торгач сөзәргә. Шуны көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәргә кирәк. Үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кешеләр дә миләш согының файдасын күрә.
Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла.
Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.