Сәламәтлек
9 Ноября 2022, 06:01

Әчтерхан чикләвеге бик файдалы.

Әчтерхан чикләвеге өлкән яшьтәгеләр өчен бик файдалы икән. Моны табиб-диетологлар раслый.

Әчтерхан чикләвеге бик файдалы.Әчтерхан чикләвеге бик файдалы.
Әчтерхан чикләвеге бик файдалы.

Табиблар киңәшенә ярашлы, көн эчендә бишкә кадәр әчтерхан чикләвеген ашарга мөмкин. Әлеге чикләвектә нерв системасы өчен файдалы В төркеме витаминнары, калий һәм магний бар. Алар йөрәк эшчәнлеген яхшыра, кан тамырларын киңәйтә һәм организмнан артык сыекчаны чыгара, бусы исә кан басымының түбән төшүенә булыша.

Моннан тыш, әчтерхан чикләвегендә булган Е витамины тире, чәч һәм тырнаклар өчен бик файдалы. Бу чикләвек йодка да бай. Өстәвенә, ул организмга кирәкле булган төзелеш материалы булган аксымга бай. Олыгайган саен терлек продуктларыннан аксым алу катла- улана бара, чөнки итне организм авыр эшкәртә башлый. Ә менә аксымга бай булган әчтерхан чикләвеген картаючы организм яхшырак үзләштерә, дип раслый диетологлар.

https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2022-10-28/lk-nn-r-chen-bik-faydaly-3007729

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас