Сәламәтлек
11 ноябрь 2022, 06:24

Ә сез лимонны чәйгә генә саласызмы?

Аны тагын бик күп төрле максатларда кулланып була.

Ә сез лимонны чәйгә генә саласызмы?Ә сез лимонны чәйгә генә саласызмы?
Ә сез лимонны чәйгә генә саласызмы?

Ә сез лимонны чәйгә генә саласызмы?

Аны тагын бик күп төрле максатларда кулланып була.

  • Лимон – бик файдалы җимеш. Ашаудан һәм чәйгә салып эчүдән тыш, лимонны бик күп башка максатларда кулланып була.
  • Яшелчәләрне пешергәндә суга бер калак лимон суты кушсаң, алар караймый.
  • Ашамлык турый торган тактадан исне бетерер өчен аны бер телем лимон белән ышкып алырга кирәк.
  • Керне агарту өчен киемнәрне сода һәм лимон сутыннан торган катнашмада ярты сәгать җебетегез.
  • Пигмент тапларын агарту максатында лимон сутын биткә 15 минутка сөртеп тоталар һәм юып алалар.
  • Чәчләр ялтырап торсын өчен 50 миллилитр лимон сутын 150 миллилитр суга кушалар һәм шуның белән чәчләрне чайкаталар.
  • Тырнакларны ныгыту өчен 200 миллилитр кайнар суга ярты лимон суты кушалар һәм кулларны биш минутка шунда тоталар.
  • Азык эшкәртүне яхшыртыр өчен иртән ач килеш ике калак лимон суты салынган бер стакан кайнар су эчеп куярга кирәк. Бу ябыгырга да ярдәм итә.
Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас