Тәмәке түгел бит ул, вейп кына! Моңа шулай дип караучылар никадәр ялгышуын аңлый микән? Үсмерләргә үз-үзеңне күрсәтү теләге хас. Еш кына яшьләр яшәеш кагыйдәләреннән читкә тайпылалар: гадәти булмаган киемнәр кия, үз-үзеңне тотуның билгеләнгән нормаларын боза торган макияж һәм пирсинг ясый. Бүген исә меңләгән үсмер, электрон тәмәке тартып, үзен күрсәтергә тырыша. Нәрсә соң ул электрон тәмәке? Вейплар организмга зыян китермиме?
Вейп (электрон тәмәке) — ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма. Чагыштырмача яңа җайланма булганга күрә, сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында төгәл тикшеренүләр юк. Аның зыяны әлеге вейпларны куллану вакыты һәм ешлыгына да бәйле.
Яңа заман вейпларының уйлап табучысы булып кытай фармацевты Хон Линк санала. Нәкъ менә ул составында никотин булган сыеклыкның парга әйләнүе өчен ультратавыш кулланырга тәкъдим итә. Электрон тәмәкедә тәмәке яфраклары юк, шулай да күбесендә никотин бар. 2020 елдан вейплар Русиядә дә тәмәке продукциясе булып санала. Вейп куллану бигрәк тә яшьләр арасында популяр.
Вейп тарту балалар организмына нинди зыян сала?
Электрон тәмәкене синең алда яхшы булып күренергә тырышкан дошман белән чагыштырырга мөмкин. Яшерен генә этлек эшләвен дәвам итә ул. Вейпларның гадәти тәмәке белән чагыштырганда күпкә зарарсызрак, хәтта бу начар гадәттән арынырга ярдәм итә дигән даны таралган. Күпләр, әнә шушы сүзләргә алданып, электрон тәмәке аркасында сәламәтлегенә бермәбер зарар китерүен аңламый. Вейпларның ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен хәтта ата-аналар да аңлап бетерми. Алай гына да түгел, кайберләре, киресенчә, чын тәмәке тартканчы, шушы зыянсызын куллансыннар, диләр. Әмма вейплар гади тәмәке тартуга караганда да зыянлырак. Электрон тәмәке – вейп тарткан кешенең үпкәләре попкорн кебек куыкка әверелә, ди табиб-токсикологлар. Бер вейпны берьюлы берничә кеше кулланган очракта, төрле инфекция, әйтик, шул ук туберкулез таякчыклары да эләктерергә мөмкин. Яшүсмерләр бергә җыелып, нәкъ шушы ысул белән кулланалар да инде аны. Табиблар организмга мондый юл белән эләккән инфекцияне көчле антибиотиклар ярдәмендә дә җиңеп булмавын кисәтә. Электрон тәмәкенең гадәти тәмәкедән ни дәрәҗәдә зыянлырак булуын тулысынча ачыклап бетерү бик кыен, ди белгечләр.
Электрон тәмәкедә 15 меңләп төрле тәм керткеч кулланыла. Алар, иң беренче чиратта, кешенең үпкәсен зарарлый. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интегүчеләргә электрон тәмәке тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешесе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин. Аэрозольдән тыш, составында никотин да булганлыктын, алар бәйлелек китереп чыгара. Электрон тәмәке, гади тәмәке кебек үк, аны тартучыга гына түгел, янәшәдәгеләргә дә зыян сала.
Гадәти тәмәкенең күп өлеше үсемлектән торса, электрон тәмәке – синтетик әйбер. Ул бик тиз тәэсир итеп, тиз арада канга сеңә. Электрон тәмәке составында нәрсәләр һәм аларның күпме микъдарда булуы да билгесез. Күбесендә ни җитештерүче, ни составы турында мәгълүмат юк. Төрле вейплар, аларның сыекчалары бернинди сынаулар да, тикшеренүләр дә үткәрелмичә генә сәүдәгә чыгарыла.
Европа һәм Азиянең күп илләре вейп сатуга төрле чикләүләр кертте. Аргентина һәм Бразилия вейпларны үз иленә кертүне, сатуны, рекламалауны бөтенләй тыйды. Бельгия, Канада, Нидерланд һәм Дания кебек илләрдә шулай ук аларны рекламалау да, сату да рөхсәт ителми. Бруней дәүләтендә электрон тәмәке сатучыларга 10 мең доллар күләмендә штраф салына. Австралиядә вейплар агулы матдәләр исемлегенә кертелгән һәм аларның әйләнеше тулысынча тыелган. Таиландта электрон тәмәке сатучы тотылса, иркеннән мәхрүм итәләр. Бүгенге көндә Русиядә электрон сигаретлар, алар өчен сыеклыкларны ирекле сату рөхсәт ителә. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 15 декабрьдән электрон сигаретлар — вейплар һәм алар өчен сыеклыкларны мәҗбүри маркировкалау турындагы боерыкка кул куйды.
Вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта һәркем белергә тиеш. Шуңа да электрон тәмәкенең зарары юк, дип уйлаучылар бик нык хаталана. Сәламәт яшәүгә ни җитә?!
Киләсе буынга без нинди гадәтләр, тенденцияләр калдырачакбыз – бер Аллаһ белә. Тик шуны онытмаска кирәк: һәрнәрсә үзеңнән башлана.