Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 март 2023, 09:28

Җылы сүзе дә дәва

Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Аңа бер үк вакытта терапевт та, хирург та, акушер-гинеколог та, күз табибы да булырга туры килә. Чөнки авыл җирендә, бер-бер хәл була калса, иң беренче булып фельдшер ярдәмгә килә. Аның эш сәгате тәүлек әйләнәсенә.

Җылы сүзе дә дәва
Җылы сүзе дә дәва

Кальтәү авылы фельдшеры Әнифә Хәйдәршина 40 елга якын инде үз һөнәренә тугры. Кальтәү һәм Шәрдәк авылларында яшәүче 520 кешегә бер үзе хезмәт күрсәтә ул. ФАП хезмәткәрләре, нигездә, профилактика белән шөгыльләнсәләр дә, медпункттан кеше бервакытта да өзелми. Кемнедер кан басымы уйнап интектерә, кайберәүләр билгеләнгән дәвалану курсы буенча уколын ясатырга йөри.

Әнифә Рәфкать кызы тумышы белән Аксәет авылы кызы. Беренче сыйныфка укырга ул Кальтәү мәктәбенә керә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган кыз документларын Чайковск медицина училищесына тапшыра. Әнисенә авырга туры килмәсен дип, Әнифә апа уку белән беррәттән тире-венерология бүлегендә эшләргә дә җитешә. Укуын тәмамлагач, дипломлы белгечне Шәрдәк авылына фельдшер итеп билгелиләр. Аннан соң ул хезмәт юлын үзәк район дәваханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы, өлкән медсестра булып дәвам итә.

Булачак тормыш иптәше Радик абыйны Әнифә ханым армия сафларыннан көтеп ала. Егет кайткач та әле алар бер ел дуслашып йөргәннән соң гына гаилә коралар. Гаиләле кешегә йөреп эшләве авыр була дип, аны Кальтәүгә фельдшер итеп куялар.

 – Үз эшемне бик яратам, бар күңелемне салып башкарам. Беренче чиратта кешенең күңелен аңларга, аңа психологик ярдәм күрсәтергә кирәк. Кайчагында синең бер җылы карашың һәм сүзең дә кешене аякка бастырырга мөмкин. Хезмәт дәверемдә миңа кендек әбисе булырга да туры килде. Яңа эшкә башлаган елларда Шәрдәктә бер балага якты дөньга туарга ярдәм итүем һич хәтеремнән җуелмый. Авыр чир белән көрәшеп исән калган сабыйның мәктәп бәйрәмендә шигырь сөйләвен ишетеп, күземнән бәхет яшьләре акты. Минем тырышлыгым бушка китмәгән дигән нәтиҗәгә килдем. Авыл халкына зур рәхмәтлемен – һәрвакыт әйткән сүземне үтиләр, биргән киңәшләремә колак салалар, – ди Әнифә Хәйдәршина – Балаларым, Радигым ныклы таянычым булдылар. Алардан бер вакытта да зарлану сүзе ишетмәдем.

Тормыш иптәше Радик Әлфис улы белән алар ике бала тәрбияләп үстергән, югары белем алырга ярдәм иткән. Кызлары Алия әнисе юлын дәвам итеп Казанда педиатр булып хезмәт сала. Уллары Артур – Төмән өлкәсендә нефтьчеләрдә өлкән инженер. Әйткәндәй, Радик абый да нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәсе шоферы.

40 ел. Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен – сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Әнифә апа үзе генә беләдер. Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да – беркайчан да эшем бар, дими, арыган йөз күрсәтмичә, авырулар янына чыгып йөгерә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда – авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына.

Менә шулай, авыл фельдшерына киң кырлы табиб та, психолог-ярдәмче дә була белергә кирәк. Әнифә ханым да авыруларны профессиональ белгеч буларак кына түгел, ә елмаюлы карашы, тәмле сүзе белән дәвалый, борчуларын тыңлап, төпле киңәшләрен бирә, авылдашларының кәефен күтәрә. Мондый сәләт һәркемгә дә бирелмәгән шул. Эш сәгате тәмамланса да, авыл фельдшерының ялы юк һәм капкасы да бикләнми. Чөнки теләсә кайчан кереп ярдәм сорарга, шалтыратып чакыртырга мөмкиннәр. Кальтәүлеләрнең бу яктан күңеле тыныч, аларның һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торучы Әнифәләре бар.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: