Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 июль , 11:11

Депутатлар табиблар белән очрашты

Уфада “Бердәм Русия” партиясенең җәмгыять ярдәме штабында Донецк һәм Луганск халык республикаларында ярдәм күрсәтүче сәламәтлек саклау системасы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Башкортстанның волонтер-табиблары белән җылы очрашу үтте.      

Депутатлар табиблар белән очрашты
Депутатлар табиблар белән очрашты

Чарада Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитет әгъзасы, “Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт киләчәк” федераль проекты координаторы Римма Үтәшева, Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов, республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, БДМУның хирургия кафедрасы мөдире Вил Тимербулатов, депутатлар, махсус хәрби операция барган шәһәрләрдән кайткан табиблар һәм башкалар катнашты.

Римма Үтәшева бу очрашуның җылы аралашу, фикер алышу максатыннан оештырылуын билгеләде. Ул табибларга хезмәтләре өчен рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерде.

Руслан Насретдинов төбәктә партия эшчәнлеге турында сөйләп китте, “Бердәм Русия” проектларының уңышлы тормышка ашырылуын һәм матур нәтиҗәләр бирүен билгеләде.

Депутатлар, партия вәкилләре табиблар белән ихлас сөйләште, проблемалар һәм эшләнәсе эшләр турында фикер алышты.
Бадма Башанкаев Вил Тимербулатовның алар өчен соклангыч остаз булуын билгеләде, җылы хәтирәләре белән уртаклашты. Ул безнең республикадагы җәмгыять ярдәме штабының яхшы оештырылган булуын билгеләде, штабка медицина кирәк-яраклары белән тулы махсус рюкзак бүләк итте.

Вил Тимербулатов үз чыгышында вузларда хәрби кафедраларны тергезү кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.
Айрат Рәхмәтуллин очрашуның фәһемле булуын билгеләде, табибларга хөрмәтен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чара ахырында Руслан Насретдинов Вил Мамил улына “Бердәм Руси” төбәк башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

 

Автор:Ләйсән Якупова

Автор фотолары.

 

Автор:
Читайте нас: