Иң мөһим юнәлеш – стоматология. Соңгы биш елда «Взлетай!» белем бирү проектының «Сәламәт елмаю» модуле кысаларында җиһазландырылган 110 яңа заманча мәктәп стоматология кабинеты ачылды. Моннан тыш, ике ел эчендә программаны эшләтеп җибәргәнче үк 24 кабинет яңартылды. Бүген республикада барлыгы 255 стоматология кабинеты эшли, анда педагоглар да тешләрен дәвалый ала. Уку елы башыннан бирле табиблар 27 109 бала һәм 1 064 укытучыны кабул иткән.
Безнең районда да бүгенге көндә Гали Чокрый исемендәге гимназия һәм 2нче мәктәптә стоматология кабинетлары уңышлы эшләп килә. Гали Чокрый исемендәге гимназиядә 2019 елның декабрендә стоматология кабинетына капиталь ремонт эшләнде һәм 2020 ел башыннан монда укучылар һәм педагогларны кабул итү башлана.
Кабинет кариесны искәртү, тешләрне дәвалау һәм балаларны авыз куышлыгы гигиенасы кагыйдәләренә өйрәтү мөмкинлеге биргән заманча корылмалар белән җиһазландырылган.
– Стоматология кабинеты бердәм дизайнда бизәлгән. Үзәк район дәваханасе белән килешү төзелгән, лицензия бар. Моңа кадәр табиб Юлия Нисапова хезмәт салса, агымдагы елның октябреннән теш табибы Валерий Ханов кабул итә. Ул укучыларның тешен дәвалый, профилактик гигиена үткәрә, кирәк булса, үзәк район дәваханәсе белгечләренә тикшерүгә җибәрә. Балаларны системалы профилактик карау тешләрне вакытында дәваларга ярдәм итә. Укучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә үзәк район дәваханәсенә йөрмичә, шушында дәвалану бик уңайлы, – ди гимназия директоры Зилә Гомәрова.
– Кабул итү графигы төзелгән. Атнага өч көн– дүшәмбе, сишәмбе, җомга көннәрендә гимназиядә кабул итсәк, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә 2нче мәктәптә булабыз. Балаларга беркайда да йөрергә кирәкми, ике мәктәп стоматология кабинетында да бик яхшы җиһазлар урнаштырылган һәм без, әлбәттә, дәвалаудан тыш, профилактикага да зур игътибар бирәбез, – ди теш табибы Валерий Риф улы.
Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары булдыру һәм яңарту буенча республикада тормышка ашырылган проектлар укучыларга сыйфатлы стоматология ярдәме алу мөмкинлеген арттыра һәм Башкортстанның яшь буынында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә. Мәктәпләрдә стоматология кабинетларын булдыру балалар өчен генә түгел, ә мәктәп хезмәткәрләре өчен дә поликлиникаларда чират көтмичә, уңайлы шартларда каралу мөмкинлеге бирә.
Белем йортларындагы бу стоматология кабинетлары балалар сәламәтлеге сагында озак еллар хезмәт итәр дигән теләктә калабыз.