

Чын укытучы нинди булырга тиеш? Аңлаучан, ярдәмчел, игътибарлы. Тагын бик күп эпитетлар һәм матур сүзләр әйтергә була. Балаларга, үз укучыларына мәхәббәтне беренче урынга куярга тиештер, мөгаен. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагоглар шушы сыйфатларның барысына да ия булырга тиеш.
Укытучылар көне уңаеннан реабилитация үзәге педагоглары арасында «2022 елның иң яхшы педагогы» конкурсы үткәрелде. Анда үзәкнең дүрт педагогы катнашты. Конкурсның программасы мавыктыргыч итеп төзелгән. Катнашучылар үзләре белән таныштыру өчен «Визит карточкасы» тәкъдим иттеләр. Иҗади конкурста Айгөл Солтанярова шигырь сөйләп ишеттерсә, Алсу Сәлимова исә мастер-класс тәкъдим итте, Юлия Фәрхуллина үз сәләтен видеоролик формасында күрсәтте. Ә Эльза Биктимерова борынгы кәсеп –палас сугу, удмурт халкының милли киеме белән таныштырды. Викторина сораулары да кызыклы һәм конкурсантларның төрле яклап та белемнәрен сынарга мөмкинчелек бирде. Ял минутында катнашучылар белән бергә залда утыручылар барлык педагогларга арнап музыкаль бүләк – җыр башкардылар. Һәр ярышның җиңүчесе була. Реабилитация үзәге мөдире Айгәл Әхмәтҗанова бәйрәм белән котлады һәм ярыш нәтиҗәләре белән таныштырды. Иң күп балл җыйган Эльза Биктимерова җиңүче дип танылды. Катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшырылды. Бу чарадан соң реабилитация үзәгендә эшләүче педагогларның мондагы балаларга йөрәкләрен биреп, бар осталыкларын салып эшләгәннәренә тагын бер кат инандык.