

Социаль хезмәткәрләр – алар кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булучылар. Алар, жәмгыятебезнең социаль яраларын дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.
«Гаилә» төньяк районара үзәге дәүләт бюджет учреждениесе БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе булып тора. Ул дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыра, гаилә җаваплылыгы, ата-аналар институтын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә, гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыра, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәт күрсәтә, бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең компетентлык дәрәҗәсен арттыра. Хәзерге вакытта аның структурасында гаилә хезмәте, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, кризис хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итү бүлеге һәм башкалар үз эшчәнлеген алып бара.
Районындагы гаилә хезмәте халыкка ашыгыч социаль хезмәт күрсәтә, гаиләләргә социаль ярдәм оештыра. Гаиләдә проблема килеп чыгу очраклары була. Бу хезмәт урынын югалту, авыру, якын туганының үлеме һәм башкалар булырга мөмкин. Эчке ресурслары булган гаилә килеп чыккан проблемаларны үзе хәл итә. Ләкин гаиләдә бу ресурслар булмаса, якын туганнары, социаль хезмәтләр ярдәме күрсәтелмәсә, кризис кискенләшә башлый. Һәрбер гаилә булган үз мөмкинлекләреннән чыгып проблемаларны чишә. Кайбер гаиләләргә тормыш шартларына җайлашу авыр, аларга читтән ярдәм кирәк. Бу очракта комплекслы ярдәм алу өчен алар гаилә хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәләр һәм белгечләр килеп туган проблемаларны чишәргә булыша. Бүгенге көндә Гаилә хезмәте штатында квалификацияле хезмәткәрләр – гаилә белән эшләү буенча белгечләр, социаль эш буенча белгеч, юрисконсульт, психолог эшли. 2022 елда 1,5 меңнән артык кешегә белгечләр ярдәме күрсәтелде, шул исәптән 300 граждан бушлай психологик ярдәм һәм консультация алды. Бүгенге көндә 55 гаилә социаль ярдәм ала.
Гаилә хезмәте белгечләре айга ике тапкыр гаилә клубы очрашуларын үткәрә. Клубта эш формалары төрле – консультацияләр, әңгәмәләр, проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышу, иҗади мастер-класслар, сюжетлы-рольле уеннар, әкият тренингы, театральләштерелгән чаралар, спорт ярышлары һ. б. Шулай ук гаиләләр айның һәр соңгы шимбәсендә үткәрелә торган «Гаилә ял көне»нә бик теләп йөри. Чаралар программасында иҗади мастер-класслар, танып белү интерактивлары, квестлар, спорт эстафеталары, консультация мәйданчыклары бар. Мәйданчык аралашуның яңа ысуллары турында белемнәрне баетырга, ата-ана компетентлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле белгечләр анда катнашучыларның гаиләләре белән эшкә актив кушылдылар. Мондый гаилә әгъзалары психологик ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча юридик консультация, алимент түләү, кредит каникулларын рәсмиләштерү буенча ярдәм алдылар. Шулай ук гаиләләргә шәхси консультацияләр бирелә. Безнең сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю, реестр тутыру, яугирләребезнең туганнарына ярдәм күрсәтү буенча килгән шалтыратуларны эшкәртү буенча да актив эш дәвам итә.
****
Шулган авылында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют бүлеге авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләргә, шул исәптән ата-ана яки башка законлы вәкилләр каравыннан мәхрүм калган балаларга; вакытлыча яшәү урыны бирү, социаль реабилитация һәм алга таба тормышларын җайга салу белән шөгыльләнә.
Балигъ булмаганнар белән приютта аларның сенсомотор, танып белү өлкәләрен үстерүгә, эмоциональ-ихтыяр өлкәсен һәм шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрне төзәтүгә юнәлдерелгән коррекция-үсеш дәресләре (индивидуаль рәвештә дә, төркемләп тә), мәктәпкә әзерләү, үз-үзеңә ышанычны арттыру, үз-үзеңне бәяләү, борчылуны киметү буенча дәресләр үткәрелә. Төп игътибар начар укыган балалар һәм «хәвеф төркеме» балалары белән эшләүгә бирелә. Яшүсмерләр белән шулай ук һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Бүлекчә хезмәткәрләре балалар белән истәлекле даталарга багышланган төрле чаралар үткәрә. Бүгенге көндә приютта 11 тәрбияләнүче бар, барлыгы 23 кеше хезмәт сала.
***
Районда кризис хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итү бүлегендә өч кеше - мөдир, юрисконсульт һәм социаль эш буенча белгеч хезмәт сала. Хатын-кызларның бу бүлеккә мөрәҗәгать итүләренең төп сәбәпләре булып гаиләдәге конфликт, мәрхәмәтсезлек, аерылышу алдыннан булган киеренкелек тора. Бүлектә социаль, юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре карала, ярдәмгә, реабилитациягә һәм яклауга мохтаҗ хатын-кызларга социаль патронаж, стресска һәм каршы торуны арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Шулай ук бу бүлектә хатын-кызларга, шул исәптән тукмалуга дучар булган һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга вакытлыча торак бирү максатыннан ике койка-урын булдырылган. 2022 елда әлеге бүлекчә хезмәтләреннән алты хатын-кыз файдаланган. Кризис үзәгендә булган вакытта хатын-кызлар белән социаль эш буенча белгеч һәм юрисконсульт эшли, эшкә урнашуда, балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына урнаштыруда ярдәм күрсәтелә. Бүлеккә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларда үзләренең ялгыз булмавына, алга таба яшәргә көч табуларына яңадан ышаныч арта. Мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 8(34778)2-13-79.
****
«Мир добра» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар шартларда, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга, өйдә социаль хезмәт күрсәтә. Бу оешмада барлыгы 43 хезмәткәр. Алар тарафыннан 756 кешегә хезмәт күрсәтелә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы 23 якташыбызның гаилә әгъзаларына да. Үзәктә шулай ук техник чараларны прокатка бирү пункты бар. Гражданнарга бу төр хезмәт бушлай күрсәтелә. Монда үз эшен бар күңел җылысын биреп башкарган кешеләр хезмәт куя. Алар төрле чараларда актив катнашалар, һәрдаим БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының, район хакимиятенең Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булалар. Араларында «Хезмәт даны» медале белән бүләкләнүчеләр дә бар.
2019 елга кадәр район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы республиканың мәгариф министрлыгына караса, 2020 елдан ул да БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе булып тора. Алар балалар белән бәйле булган барлык мәсьәләрне дә чишүдә катнаша. Бүгенге көндә районда 75 ятим һәм караучысыз калган бала бар. 22 опекун һәм 32 ата-ана балаларны үз гаиләләренә алган. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда ятим һәм караучысыз калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләр саны атркан. Түбән Балтач авыл Советында, мәсәлән, тугыз гаиләдә шундый балалар тәрбияләнә.
Районыбызда 2022 елның 1 апреленнән эщли башлаган социаль участковыйлар хезмәте Яңавыл психоневрология интернатының структур бүлекчәсе булып тора. Бу хезмәт өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны өй шартларындагы социаль ярдәмгә мохтаҗ дип тану, стационар учреждениеларгә урнаштыру белән шөгыльләнә.
Әгәр өлкән яшьтәге кеше игътибар, хуҗалыкта ярдәмгә мохтаҗ икән, ул социаль участковыйларга мөрәҗәгать итә ала. Нинди очракта да бу төр хезмәткәрләр мөрәҗәгать итүчене ялгызын калдырмый һәм квалификацияле ярдәм күрсәтә.
Барлыкка килгәннән бирле районда социаль участковыйлар тарафыннан 941 кешегә консультатив ярдәм күрсәтелгән, 71 гаиләгә торак шартлары турында актлар төзелгән. Ике кеше гомуми типтагы интернат йортына, икесе психоневрологик интернатка урнаштырылган. Шәхси социаль хезмәт күрсәтү программасын төзеп, өлкән яшьтәге 94 гражданга өйдә хезмәт күрсәтү буенча шәхси эшләр рәсмиләштерелгән. Индивидуаль программаның гамәлдә булу вакыты тәмамлану сәбәпле, социаль хезмәт күрсәтүне озайтуга 125 мөрәҗәгать яңадан каралган. Беренче өлкән яшьтәге граждан гаиләгә тәрбиягә алынган. Социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль ихтыяҗын билгеләү өчен социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителгән һәр кешегә 844 анкета-опросник тутырылган.
***
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалы үз эшен 2002 елда республиканың төньяк-көнбатыш районнары арасында беренчеләрдән булып башлый. Монда социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтелә. Филиалда барлыгы 32 хезмәткәрне берләштергән талантлы коллектив тупланган. Монда дәваланырга Тәтешле, Аскын, Яңавыл, Борай районнарыннан, Уфа шәһәре, Пермь краеннан балалар килә. 2018 елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалы зур, барлык уңайлыклары булган бинага күчте. Филиалда дүрт физиотерапия, парафин белән дәвалау, массаж, дәвалау физкультурасы бүлмәләре, тренажерлар залы ел әйләнәсендә балалар һәм яшүсмерләр карамагында. Белгечләр өчен табиб, психолог, логопед, педагог-оештыручы, хезмәт терапиясе, уен бүлмәләре булдырылган. Заманча ашханә, мобиль булмаган социаль хезмәт алучылар өчен лифт та бар. Зур спорт һәм уен мәйданнарында төрле чаралар үтә, уеннар оештырыла. Хезмәткәрләр даими рәвештә үз белемнәрен камилләштерә, район,республика күләмендәге төрле конкурс һәм ярышларда, акцияләрдә призлы урыннар яулый. Алар балаларның иҗади һәм спорт потенциалын үстерүгә зур көч сала. Монда тәрбияләнүчеләр дә, хезмәткәрләр дә ГТО нормативларын тапшыруда актив катнашалар. Ата-аналар белән тыгыз бәйләнеш булдырылган. Алар да филиал тарафыннан үткәрелгән чараларның актив катнашучылары.
***
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге халыкка эш эзләү, хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү, түләүле җәмәгать эшләрен үткәрүне оештыру. балигъ булмаган балаларны, эш табуда кыенлыклар кичерүчеләрне, 18 яшьтән 25яшькә тиклем эшсезләрне, югары һәм урта профессиональ белеме булганнарны эшкә урнаштыру, һөнәри юнәлеш бирү һәм башка күп кенә хезмәтләр күрсәтә. Монда шулай даими рәвештә эш урыннары ярминкәләре, эшкә урнаштыру, социаль контракт төзү һәм башка мәсьәләләр буенча кайнар линияләр үтә.
2022 елда районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлыгы 1033 мөрәҗәгать кабул ителгән, районның 225 кешесе эшсез статусын алган. 438 кеше эшкә урнаштырылган. Адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча 35 контракт төзелгән. Үз эшен ачуга һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 17 контракт төзелгән, аларга 4250000 сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә алар барысы да уңышлы эшлиләр.
Социаль хезмәткәр – хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул. Менә шушы игелекле вазыйфаны бар тырышлыкларын куеп, сабырлыкларын биреп башкарган райондашларыбыз чын мәгънәсендә олы җанлы, фидакарь кешеләр.