

Мондый үзенчәлекле балаларга һәм аларның ата-аналарына БР Нефтекама шәһәренең Тәтешле районында сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр реабилитацияләү үзәге хезмәткәрләренең ярдәме әйтеп бетергесез.
Биредә үз эшләренең чын осталары, бар күңеле белән кешегә ярдәм итү теләге белән булган педагоглар хезмәт куя. Күптән түгел бу оешмада «Укытучы һәм остаз елы»на, шулай ук Укытучылар көненә арналган традицион «Иң яхшы укытучы-2023» пофесиональ бәйгесе үтте.
Конкурста үзәкнең биш педагогы – Нурия Шәрифгалиева, Наилә Шәфыйкова, Айгөл Солтаньярова, Алсу Билалова, Юлия Фәрхуллина катнашты. Үзара гына үткәрелүче конкурс булуга карамастан, аларның алдан ук әзерлек алып барганы күренеп тора. Укытучылар визит карточкасы, мастер-класс күрсәтү, тематик стена гәзете ясау кебек биремнәрдә үз көчләрен сынады. Һәрбер катнашучының тирән белемле, тапкыр сүзле, иҗади шәхес булуын тагын бер тапкыр дәлилләде бу чара. Ут белән яктыртыла торган ком терапиясе өстәле, тозны төрле төсләргә буяу, логопедик массаж, су-джок терапиясе, кинезиологик күнегүләр, бәлеш пешерү, фотозона булдыру – боларның барысы да үзәк педагоглары тарафыннан тамашачылар һәм жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим ителде.
«Укытучы һәм остаз елы»на багышланган стена гәзитләренең дә эчтәлекләре төрле һәм мавыктыргыч иде. Кемдер аны үзенең эш урыны рәвешендә тасвирлаган, кемдер педагогиканың тарихына кабат күз салган. Уңышлы тәрбияче портретын, гаилә һөнәрен дәвам иттерүчеләрне чагылдырган гәзитләр дә мактауга гына лаек булды.
Реабилитация үзәге җитәкчесе Айгөл Әхмәтҗанова педагогларны бәйрәм белән котлап, ярышка нәтиҗә ясады.
– Безнең үзәк педагоглары, тәрбиячеләре кулга-кул тотынышып, үзенчәлекле балаларны социаль көнкүрешкә яраклаштыру, социаль мохиткә ияләштерү өчен бар тырышлыгын куя. Бүгенге чара моны тагын бер тапкыр исбатлады Бәйрәм уңаеннан минем аларның һәрберсе турында сөйләп үтәсем килә.
Нурия Шәрифгалиева – хезмәт буенча инструктор. Биредә әл 20 елдан артык хезмәт куя. Ул балаларны матурлык аша тирә-як мөхит белән таныштыра. Балаларда хезмәт күнекмәләрен формалаштыра, аларны алган белемнәрен практик куллануга әзерли.
Алсу Билалова – социаль педагог. Ул балаларны җәмгыятьтә югалып калмаска өйрәтә, аларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең элементар күнекмәләрен тәрбияли Балаларның хәлен яхшы аңлаучы, аларны тәрбияләүдә инде үз алымнарын булдырган остаз, тәрбияләнүчеләрнең иң якын ярдәмчесе, таянычы. Биш елдан артык инде ул үзәктә балаларны аш-су әзерләү серләренә өйрәтә.
Иҗади шәхес Эльвира Ахунова педагог-оештыручы буларак үз бурычларын югары кимәлдә башкара. «Ритм» бию түгәрәге җитәкчесе бөтенләй биергә белмәгән балаларны да бию серләренә төшендерә. Ул төрле республика һәм региональ конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый.
Юлия Фәрхуллина реабилитация үзәгендә 2018 елдан бирле тәрбияче булып эшли. Вазыйфасына зур җаваплылык белән карый. Һәрдаим белемен камилләштереп тора. Хезмәтендә нинди дә булса яңа алым кертергә омтыла, балалар белән эшләүдә үзе эшләнгән дидактик һәм методик материалларны киң куллана.
Икенче ел гына эшләвенә карамастан, Алсу Сәлимова да үзенчәлекле балалар йөрәгенә юл таба алды. Баштагы мәлне куркып кына тотынса да, хәзер инде һәр чарага, һәр дәрескә ныклы әзерлек белән килгән, аларны үзенчәлекле итеп үткәрә белгән тәрбиячебез ул.
Сәнгатьле сүз остасы Найлә Шәфыйкова да тәрбияче булып хезмәт куя биредә. Ул «Ал җилкәннәр» түгәрәге җитәкчесе, тәрбияләнүчеләребезне сәнгатьле сөйләм буенча төрле конкурсларга әзерли.
Реабилитация үзәгенең педагог-психологы Гөлназ Моратова – балаларны тирән аңлаучы, аларның үсешенең яшь үзенчәлекләрен аңлаучы белгеч. Ул шулай ук «Әниләр мәктәб»ен алып бара.
Айгөл Солтанъярова – укытучы-логопед. Яшь кенә булса да, укытучы хезмәтенең нечкәлекләрен үзләштерүгә бар тырышлыгын сала. Һәрдаим төрле квалификация күтәрү курсларында белемен камилләштерә, балалар белән эшләүдә традицион булмаган ысулларны уңышлы куллана, – дип бәян итте үз чыгышында Айгөл Вәзир кызы.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Нурия Шәрифгалиева җиңүче дип табылды. Ә Алсу Билалова һәм Наилә Шәфыйкова 2нче-3нче урыннарны бүлеште. Мондый чаралар педагогларны изге эшләрендә тагын да ныграк берләшергә, тәҗрибәләре белән уртаклашырга ярдәм итә.
Үзенчәлекле балаларга вакытында күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм бөртекләп башкарылган эш аларның сәламәтлеген, киләчәк язмышын уңай якка үзгәртә ала.