СВО һәм санкцион басым шартларында реабилитация индустриясен үстерү безнең илдә мөһим юнәлеш булып кала.
Чит ил җитештерүчеләре Русия базарыннан киткәч, илдә тернәкләндерү җиһазларына кытлык барлыкка килде, бу тармак үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу өлкәне үстерү мәсьәләләре Уфада "Киртәләрне җимереп" III Бөтенрусия форумы-күргәзмәсе мәйданчыкларының берсендә каралды.
Русия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева хәбәр иткәнчә, бүген 2030 елга кадәр реабилитация индустриясен үстерүнең яңа стратегиясе булдырылган, ул якындагы айларда расланачак.
- Тернәкләндерү индустриясен үстерүнең яңа стратегиясе профильле ведомстволар һәм оешмалар белән берлектә булдырылды, илебез җитештерүчеләренең теләкләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынды. Хәзер проект эшләп бетерелә, киләсе елдан бу стратегия буенча яшәячәкбез, - дип билгеләде Екатерина Приезжева. - Беренче чиратта, стратегия фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне үстерү,аларның үсешен стимуллаштыру, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм халыкара багланышлар булдыру кебек бурычларны куя.
Моннан тыш, киләсе елда төбәкләрдә инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрен җиһазландыра башлаячаклар. Бу белдерү белән Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар эшләре департаменты директоры Дмитрий Лигомина чыгыш ясады.
- Без яңа программа әзерлибез. Төбәкләргә тернәкләндерү үзәкләрен җиһазлауда ярдәм итәчәкбез. Бу коммерцияле булмаган оешмалар да, бюджет учреждениеләре дә булырга мөмкин, - дип билгеләде ул.
Башкортстан реабилитация индустриясендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, бу илдә уникаль үрнәк, диде мәйданчыкның модераторы, «Мөмкинлекләр технологиясе» социаль инновацияләрне үстерү үзәге генераль директоры Иван Бирюков.
– 2022 елда Башкортстан Башлыгы кушуы буенча җиңел сәнәгать предприятиеләренә, шул исәптән әлеге тармакка ярдәм итү өчен 150 миллион акча бүлеп бирелде, – дип хәбәр итте республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев. - Башкортстанда ел саен тернәкләндерү чараларын җитештерүчеләргә субсидияләр өчен 20 миллион акча бүлеп бирелә. Бу акчаларны җиһазлар, чимал, материаллар һәм комплектлаучы әйберләр сатып алуга, шулай ук тернәкләндерү җиһазлары производствосын үстерүгә тотарга мөмкин. Узган ел без оешмаларга 500 җир кишәрлеге бирдек, бездә ташламалар һәм преференцияләр җитәрлек.
Александр Шельдяев шулай ук республикада реабилитация чаралары җитештерү буенча завод төзүче «Орбита» предприятиесе турында сөйләде.
Автор фотосы.