Лениза Мөхтәбарова 1990 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшли. Бу һөнәрне авылда башка эш булмаганлыктан түгел, ә тормышының мәгънәсен башкаларга ярдәм итеп яшәүдән күргәнгә сайлаган ул. Һәм һич ялгышмаган. Чөнки бүген авылдашлары да, хезмәттәшләре дә аны бары мактап кына телгә ала. Әйе, мактамаслык та түгел шул: бу еллар эчендә күпме әби-бабайларның ярдәмчесе, киңәшчесе һәм яраткан кызына әйләнгән ул!
Лениза тумышы белән Кашкак кызы. Кашкак сигезьеллык, Шулган урта мәктәпләрендә белем ала. Укытучы булу теләге белән Екатеринбург педагогия училищесына юл тота. Ләкин уку йортын тәмамларга насыйп булмый аңа. Әнисе каты авыру сәбәпле, авылга кире кайтырга туры килә. Башта клуб мөдире булып эшли, соңыннан исә соцаль хезмәткәр булып китә.
– Бу эшне тәкъдим иткәч, башта җаваплылыктан куркыбрак та калдым, ләкин, бераз уйлангач, ярдәмемә мохтаҗ әби-бабайлар күз алдыма килгәч, аларны жәлләп, ризалаштым. Ә куркуларым бушка булып чыкты, әби-бабайларым мине үз кызлары кебек яратып кабул итте, – ди Лениза Нурихан кызы.
Аның канаты астында уннан артык өлкән яшьтәге әби-бабай бар. Ләкин авырсынмый ул. Керләрен дә юа, утка-суга килгән квитанцияләрен дә йөгертеп түли, азык-төлек тә алып кайтып бирә, дәваханәгә дә алып бара.
Социаль өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Лениза «БРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» исеменә лаек булган. Шулай ук ул Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының, Яшьләр сәясәте буенча БР Дәүләт комитетының Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Район хакимияте, Шулган авыл Советы биләмәсе тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары да бихисап аның. Ә шулай да аның өчен иң мөһиме – өлкәннәрнең ихлас күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре.
– Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык. Мин моңа ышанам, – ди Лениза Мөхтәбәрова.
Эшендә мактаулы хезмәткәр булса, шәхси тормышында Лениза – уңган хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше, өч баласына сөекле әни, оныкларына хәстәрлекле нәнәй. Тормыш иптәше Шамил Харис улы белән гаилә коруларына да 35 ел тулган. Ул вахта ысулы белән Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә хезмәт сала. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Йөрәк парәләре йөзләренә кызыллык китерми. Олы кызлары Гөлфизә – «Балтач таңнары» гәзите хезмәткәре. Тормыш иптәше Илшат Хәсбетдинов белән өч балага гомер бүләк иткәннәр. Уллары Илфир гаиләсе белән Казанда яши, тормыш иптәше Эльза Зәбир кызы белән кечкенә Маратны тәрбиялиләр. Төпчекләре Алсу Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлап, Казанда вокал студиясендә эшли, берүк вакытта читтән торып КФУның журналистика факультетында белем ала.
– Бар яклап та булган, кулыннан килмәгән эш юк. Хәлебезне белеп тора. Авырсак, йөгереп килә, дарулар алып кайта, аларны ничек эчәргә икәнлеген җентекләп аңлата. Нинди генә йомышыбыз булса да, барысын да җиренә җиткереп үти. Рәхмәт яусын, – диләр аның турында өлкән яшьтәгеләр.
Ә мондый рәхмәтләре бу гомер эчендә күпме җыелгандыр?! Шуның берсе генә дә мең бәладән коткара, ди бит. Лениза Мөхтәбәрова да шуңа ышанып, кешеләргә изгелек эшләве белән горурланып яши.