Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль 2021, 16:00

Котлыйбыз!!!

Кодашта яшәүче кадерле, яраткан кешеләре КӘШФИЕВА Илүсә Әлифҗан кызын якыннары котлый!

Кодашта яшәүче кадерлебез
КӘШФИЕВА
Илүсә Әлифҗан кызын матур юбилее – 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Гаиләбезнең кояшы ул. Аның уңган куллары, сыгылып торган табыннары, балкып торган гөлләре безнең тормышыбызны оҗмахка тиң итә. Уңган да, таләпчән дә, юмарт та, булдыклы да безнең кадерлебез. Без аңа бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек, бетмәс шатлыклар телибез.
Мәңге- мәңге балкып тор син,
Гаиләбез кояшы.
Синең нурны, җылылыкны
Һәрчак килә тоясы.
Авызларда эреп тора
Пешергән ризыкларың.
Син кадерле, газиз әни,
Син – сөеп туймас ярым.
Тормышны гөлгә төрәсең,
Гөл түгелә кулыңнан.
Бергә атлыйк озак еллар
Матур тормыш юлыннан.
Тормыш иптәшең Айдар, кызларың Чулпан һәм Лиана, киявең Радмир, оныгың Камил.

Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: