Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2021, 15:04

Котлыйбыз!!!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлеләре ФӘЙЗУЛЛИН Фрикс Малик улын балалары юбилее белән котлый!

Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез
ФӘЙЗУЛЛИН
Фрикс Малик улын 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән ихлас тәбриклибез. Газизебез безнең! Гаиләбезне, балаларыңны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче ышанычлы әти син. Эшсөючән, тырыш, гадел булуың һәрберебезгә өлге. Җан җылың белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшисең. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Синең җылы канатың астына сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле.
Кадерлебез! Бүген гомереңнең иң матур чоры. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде. Көннәребез бүгенгедәй матур, бәрәкәтле, нигезебез учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Сәламәтлектә, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп, тагын озак еллар яшәргә язсын сиңа!
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Балаларың Зинфира, Ләйсән, Лариса, Зинир-Ольга, оныкларың Алсу, Екатерина, Артем, Тимур.

Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: