Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2021, 16:10

Котлыйбыз!!!

Югары Тәтешледә яшәүче  АБДУЛЛИН Финис Кавый улы юбилеен билгели!

Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез
АБДУЛЛИН
Финис Кавый улын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Безгә терәк булып, әни белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, балалар, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген, рәхәтен күреп, матур итеп яшәгез. Төпле киңәшен, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт!
Котлы булсын, әти, туган көнең –
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: