

Тирес, черемә булмаганда иң яхшы органик ашлама–үлән төнәтмәсе. Моның өчен чүп үләннәрен (иң яхшысы – кычыткан) турыйлар да пластмасс я агач мичкәләргә яртылаш тутыралар, өстенә су коеп, ябып куялар. Әчегән чакта ул күперә, шуңа да мичкәне ун сантиметр чамасы тутырмый калдырырга кирәк. Катнашманы көн саен болгытап торалар – җыелган һава чыга. Ике атнадан катнашма күперүдән туктый – әчү вакыты тәмамланды, яшел ашламаны кулланырга мөмкин. Ун литр суга бу катнашманы бер литр исәбеннән кушалар һәм үсемлекләрнең төбенә сибәләр. Помидор, кәбестә, сельдерей, кыяр өчен бик уңай. Ашлама фасоль, борчак, суганга сибү өчен туры килми.
Көл – бик яхшы ашлама. Ун литрлы савытка бер стакан көл салып, бер көн утырталар. Сыекчаны кыяр, помидор, төбенә сибәләр, савыт төбендә калган көлне кура җиләге тирәсенә салалар.
Бакча җиләгенә тузганак төнәтмәсе сипсәгез, авыру һәм корткычлардан котылырсыз. 700-800 грамм тузганак яфрагын турарга да өстенә 40-50 градус җылылыктагы ун литр су коярга, шуннан дүрт сәгатькә утыртып куярга кирәк. Искә төшкән саен болгатырга. Сөзеп, җиләкләргә сибәргә. Моны атна - ун көн саен кабатлап торырга.
Үлән бетеннән котылу өчен 500 грамм карагай яисә чыршы энәсенә ике литр су коеп, караңгы урында бер атна төнәтәләр. Үсемлекләргә сибәр алдыннан җиде өлеш су кушалар.
Суган кыягының очы агарып, башка өлешләре дә аксылланып тора икән, азот җитми, дигән сүз. Хәлне нашатырь эремәсе коткара ала. Ун литр суга өч кашык нашатыр спирты салына. Кичке якта бу эремәне суганның төбенә генә сибәргә кирәк.
Кыярдан орлык алырга теләсәгез, аның формасына игътибар итегез. Тү гә рәкләп кискәндә кисәк өчпочмакны хәтерләтсә – ата, дүртпочмакка охшаса инә дигән сүз.
Помидорны үстергәндә иң зур хата – суны көн саен әз-әзләп сибү. Үсентеләрне кү че реп утырканнан соң берничә атна гына шулай итәргә кирәк. Арытабан исә атнасына бер-ике тапкыр, әмма суны күбрәк, бер куак төбенә 3-5 литр сибү яхшы. Шулай иткәндә, по ми дор ның тамырлары су эзләп, бик тирәнгә төшә. Бу исә аңа һава торышы алмашынганда би решмәскә яр дәм итә.
Борыч белән баклажанның тө бе һәрчак дымлы булуы яхшы, югыйсә чәчәге яисә җи ме ше кое луы бар.