Төрлесеннән
9 август 2022, 04:28

Бал сайлыйбыз

МЕҢДӘ БЕР КИҢӘШ

Бал сайлыйбызБал сайлыйбыз
Бал сайлыйбыз

Төсе

Һәр товарны кеше иң элек күзе белән сайлый, ләкин төсенә карап кына балга бәя биреп булмый. Балның төсе нинди чәчәктән, агачтан җыелганга карап үзгәрә. Шулай да яңа бал кояшка куеп караганда янтарь кебек янып тора икән, аның сыйфаты ышаныч тудырырга тиеш.

Тәме

Әйе, балны нәкъ менә тәмләп карарга кирәк. Ул сезгә ошый икән, нигә алмаска? Яхшы бал авызны азрак чеметә, диләр, моның өчен ким дигәндә бер бал кашыгы бал кабыгыз һәм аз гына сабыр итеп тәмләп торыгыз. Шуннан соң телегездә нидер тоясыз икән, димәк, балда актив матдәләр җитәрлек дәрәҗәдә. Бал тәме авызда 40 минут саклана. Берничә сортны бер-бер артлы кабып карагач, авызда тәмнәр ≪кушылмасы≫ барлыкка килә, беренчесе тәмлерәк булган кебек тоела, монысын да онытмаска кирәк. Сүз уңаеннан, бал татлы булырга тиеш, дип уйлауның дөрес фикер түгеллеген искәртеп үтик. Чын бал – әчкелтем татлы. Гадәттә, ялган балның тәме теш ләрне камаштырырлык дәрәҗәдә татлы-баллы була.

Исе

Җылыдан ачылып китеп хуш ис таратып үскән чәчәкләрдән җыйган бал гына хуш исле була. Безнең якларда исә җәй көне дә җылы һава бик кыска вакытлы гына була, шуңа күрә бал хуш исле булмаска да мөмкин.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас