

Август башыннан суганны түтәлдән алырга кирәк. Ай календаре буенча уңай көннәр булып 2, 8, 13, 14 һәм 20 август, ә начар көннәр булып 4-7 август исәпләнә. «Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак», – дип уртаклашты тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина. Суган өлгергәнлеген ачыклау кыен түгел. Аның кыяклары саргая, кибә һәм җиргә иелә башлый. Суган өлгергәнлеген математик ысул белән дә ачыклыйлар. «Утырту датасына 70-90 көн өстәргә кирәк, – дип хәбәр итте бакчачы. – Ләкин суганны йолкып чыгармагыз, аны көрәк белән казып алу яхшырак». Суганнарны бер-ике кат итеп җәяргә кирәк, кояш нурлары төрле якка төшсен өчен даими рәвештә әйләндереп тору отышлы. Биш көннән соң суганны җиләс урында тагын ике атна киптерергә мөмкин. Кыяклар кипкәч, сабакларын 6 сантиметр тирәсе озынлыкта кисәләр һәм тартмаларга салалар. Ә үрер өчен 15 сантиметр тирәсе калдырырга кирәк.