

Куян тубыгы (пастернак) белән топинамбурны язга кадәр җирдә дә саклап була.
Түтәл өстен коелган яфраклар белән каплап куйсагыз да җитә.
Кишер, чөгендерне тартмаларга яки зур полиэтилен пакетка коры ком, я булмаса агач чүбе белән катыштырып тутырыгыз.
Чөгендерне бәрәңге белән саклау дөрес, ягъни бәрәңге өстенә куегыз. Чөгендер артык дымны суыра, шуның белән күгәрек барлыкка китерми. Үзе дә шиңми тора.
Яшелчәләр арасына катлап
миләш агачы яфрагы, әрем, абага куеп калдырыгыз. Алар авыру таралуны булдырмый кала.
Кишер, чөгендер, ачы торма өчен иң яхшы температура – 0дән 3°С. Температура -1–-2°С гә төшкәндә, алар туңа һәм чери башлый