

Кайчандыр Русия дөньяда иң күп китап укучы дәүләт иде, әмма бу чор артта калды. Бүген яшьләр китап укуны «модно» түгел дип белдерә. Гомумән алганда, хәзер яшьләрне китапханәдә сирәк очратырга мөмкин. Чыннан да, китап уку модамы соң ул?
Мисырның бер патшасы (исеме хәтеремнән чыккан) китапханә төзеткән дә, бина өстенә “Җан дәвасы” дип яздырып куйган. Бу сүзләр белән кем генә килешмәс икән?! Китап уку ул, чыннан да, күңелгә бер дәва кебек. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми, кабат-кабат укыган китапларыбыз аз түгел бит. Китаплар безне яхшылык белән яманлыкка, әхлак белән әхлаксызлыкка, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларга, гаделлек белән гаделсезлеккә, матурлык белән ямьсезлеккә бәя бирергә өйрәтә.
Хәреф танып укый башлагач, китап укуның күңелгә нинди рәхәтлек биргәнен аңладым мин. Китап укудан алда беренче уку әсбабым газета булган минем. Әнкәем әле булса минем өстәл астына качып китап укуымны кызык итеп искә ала.
Без үскән авылда китапханә булмады. Башлангыч сыйныфларда укыган чакта Күрдем авылы китапханә хезмәткәрләре авылыбызга күчмә китапханә белән килгәндә алып калган китапларны укый идек. Күрше кызы Гөлнара белән ярышып укыдык. Ә инде Күрдем урта мәктәбенә укырга баргач, китапханәнең үзеннән сайлап алып уку мөмкинлеге булды. Дәресләрдән соң китапханәгә барып, 10-15 данә китап алабыз. Әле бит аркабызда мәктәп сумкасы да бар. Анда да ким дигәндә дүрт-биш китап салынган. Өстәвенә дүрт чакрым җәяүләп кайтабыз. Алган китапларыбызны алмашлап укып чыгабыз. Бер атна үтүгә янә китапханә ишеген ачып керәбез. Мәрьям апа Усманова укыганыбызга ышанмыйча китапларның эчтәлеген сөйләтеп карый иде. Мәктәптә дә матур әдәбият укуны һәрвакыт тикшереп тора иде укытучыларыбыз. Һәр укучының китапның авторы, исеме, төп геройлары, кыскача эчтәлеге язылган аерым бер дәфтәре булдырылуын контрольдә тота иде алар. Бигрәк тә тел һәм әдәбият укытучылары.
Китапка хөрмәтне безнең гаиләдә әтием тәрбияләгәндер. Чөнки ул китап укырга бик ярата. Кечкенә чагымда мин аның калын-калын китапларны укыганын күреп аптырый идем. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә газета-журналлар укый. Олы абыем Дуван авыл хуҗалыгы техникумында укыган чагында берничә посылка салды. Без посылканың ачылуын түземсезлек белән көтәбез - анда күчтәнәч булуына шигебез юк. Ә анда әдәби китаплар иде. Абыемның булган акчасына сатып алынган рус һәм башкорт язучыларының китаплары иде. Ул китапларны бик зур теләк белән укып чыктым мин.
Мин әле дә китап укырга бик яратам.Интернеттан да укыйм әсәрләрне. Ничек кенә мавыктыргыч булса да, китапны үз кулыңа алып укуга бернәрсә дә җитми. Китапның тәмен тою өчен, аны кулыңа алып, кыштырдатып укырга кирәк.
Бүген яшьләрне Интернет челтәре генә кызыксындыра. Әлбәттә, бөтен кешене дә укымый, дип әйтеп булмый. Яшьләребез арасында матур әдәбияткә гашыйклар, китап укырга яратучылар бихисап. Шулай ук, бүген аудиокитаплар модага керде. Ләкин алар китапны уку түгел, тыңлау мөмкинлеге бирә.
Китап укыган кешенең уйлары да икенче төрле була бит. Ә китап укымау бик күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бүген Интернет челтәрендәге язуларны карасаң, һәр сүздә берничә хатага юлыгасың. Димәк, китап укымау бөтенләй наданлыкка китерергә мөмкин. Элегрәк: «Белемле беләклене җиңәр», диләр иде. Бу дөрес тә соң, әмма белемлеләр калмаса, нишләрбез икән?
Китап - ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, сөйли белмәсә, ул кеше хөрмәт иясе була алмый. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә.