Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель , 09:50

Апрель аена халык сынамышлары

“Халык әйтсә, хак әйтә” дигән мәкальне барыбыз да белә. Татарларда ел фасылларына, алар белән бәйле күренешләргә зур игътибар биргәннәр. Аларга карап хуҗалык эшләрен алып барганнар.

Апрель аена халык сынамышлары
Апрель аена халык сынамышлары

Менә апрель аена да  аяк бастык. Түземсезлек белән тизрәк карларның эреп бетүен, кояшлы, язгы ямьле көннәрнең җитүен көтәбез.

Элек-электән халык, табигать холкын күзәтеп барган. Шул рәвешле, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән. Без дә сынамышларга күз салыйк әле, туры килерме икән?

 

1 апрель төне йолдызсыз булса, җылы көннәр җитә.

2 апрель көнне көн җылы булып, кошлар туй итсә, ике атна җылы торыр.

3 апрельдә каен суы мул акса, җәй яңгырлы килер. Бу көнне күк күкрәсә, иген уңар.

4 апрельдә ала каргалар су коенса – тиздән җәй җитә.

5 апрельдә кар эреп бетмичә, беренче тапкыр күк күкрәсә, җәй салкын булыр.

6 апрельдә тургай тавыш бирсә – җылыта, кызылтүш җырласа – суыта.

7 апрельдә түбәләрдә кар эремәсә, кырда да тагын бер ай ятачак.

8 апрельдә нинди һава торышы булса, 8 октябрь дә шундый булачак.

9 апрельдә көндезләрен әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр.

10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болытлар артына качса – яңгырга.

11 апрельдә болытлар өстә булып, тиз йөзсәләр – көннәр матур торыр.

12 апрельдә кыр казлары биектән очса – җәй яңгырлы, түбәннән очса – коры булыр.

13 апрельдә иртәдән вак яңгыр сибәләсә, җәй яңгырлы килер.

14 апрельдә еракта күк күкрәсә, атна-ун көн җылы, аяз булыр.

15 апрельдә елгалар ташып акса, печәнле ел килә.

16 апрельдә елгаларда боз китмәсә, балыкчылар өчен уңышлы ел түгел.

17 апрельдә болытлар өстә булып, тиз йөзсәләр – көннәр матур торыр.

18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча булса, көннәр утыра.

19 апрельдә җилсез, кояшлы җылы көн була икән – язгы сабан культуралары уңар.

20 апрель төне йолдызлы булса, җиләк һәм гөмбә елы килә.

21 апрель көн кояшлы икән, җәй дә шундый булыр. Көн болытлы булса, җәй дә яңгырлы.

22 апрельдә җил, бәс яки томан күзәтелсә – бар нәрсә дә уңа.

23 апрельдә яшь үрмәкүчләр күрсәгез, җәй ишек төбендә дигән сүз.

24 апрельдә сулар китеп бетмәсә, яз соң килә һәм җәй дә мактанырлык булмый.

25 апрель – таң атканда йолдызлар җемелдәсә, өч көннән яңгыр явар.

26 апрель – бакалар тавыш бирсә, солы чәчәләр.

27 апрель катлы-катлы болытлар тармакланып тарала икән, коры һәм аяз һава торышына ишарә.

28 апрель – берничә көн рәттән көньяктан җил исә икән – яңгырга. Әгәр бал кортлары эш бетереп иртә кайта икән, якын арада җәй җылысы җитәчәк.

29 апрель көнне җил көнбатыштан иссә, яңгырга.

30 апрель – көньяк-көнбатыштан җил исә икән – берничә көнгә сузылган яңгырлар булыр. Әгәр бал кортлары чия куагына кунса, чия уңар.

 

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.

Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.

Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.

Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.

Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: