Тарих
24 март 2025, 04:56

Туган як тарихы

Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын тирә-юньдәгеләргә җиткерү, аларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү изге эш ул.

Туган як тарихыТуган як тарихы
Туган як тарихы

Төбәгебезнең сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа. Тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерүдә музейларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Мәктәп музейлары да укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.

Бәдрәш мәктәбендә дә «Туган якны өйрәнү» музее эшли. Ул 2017-2019 елларда мәктәп директоры Гөлназ Талипова инициативасы белән булдырыла. Шулай ук музейны оештыруда директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Юнысованың да өлеше бик зур. Экспозицияләрне теркәүдә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рамил Нурисламов һәм мәктәп китапханәчесе Лариса Адыева зур көч сала. Музей белән җитәкчелек итүне дә Лариса Фәнәвис кызына ышанып тапшыралар Укытучылар, укучылар һәм авыл халкы да экспонатлар җыюда кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Бүгенге көндә музейның паспорты бар.

Бу тарихи почмак мәктәпнең икенче катында урнашкан. Мәйданы 52 квадрат метр. Анда бик күп экспонатлар тупланган – йорт кирәк-яраклары, китаплар, альбомнар, фотосурәтләр, мәктәп кирәк-яраклары һәм башкалар. Бу әйберләр бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алган. Һәрбер экспонат бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки аларда ата-бабаларыбызның күңел җылысы, рухы, изге хатирәләре саклана.

Музей үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара. Монда «Октябрь» колхозы тарихы», «Бәдрәш авыл Советының үткәне», «Крестьян көнкүреше. Авыл йорты», «Дәһшәтле еллар авазы», «Яугир-интернационалистлар», «Фотографияләр ни сөйли?», «Мәктәп тарихы», «Пионерлар почмагы» кебек бүлекләр бар. Шулай ук якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи һәм аның иҗатына, язучы, журналист, крайны өйрәнүче Рәвил Исламшинга багышланган «Гомерем буе көттем бу сөюне», «Рәвил Исламшин» бүлекләре дә зур кызыксыну уята. Әлеге көндә махсус хәрби операция яугирләренә багышланган бүлек булдыру һәм аны тулыландыру өстендә актив эш алып барыла.

Кайсы гына әйберне кулга алма, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элекке йорт җиһазымы – анда тарих чагыла. Музейда борынгы әйберләр генә куелмаган. Чөнки бүгенге көн – иртәгәсе тарих ул. Шуңа күрә Бәдрәш мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары авылдашлары, якташлары, туган як тарихы турындагы материалларны яңартып, тулыландырып тора.

Музейда төрле әңгәмәләр, викториналар һәм класс сәгатьләре уздырыла. Укучылар район, республика  күләмендә оештырылган бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Моның дәлиле булып, 2021 елда Илүзә Билалованың укучыларының «Ватан» туган якны өйрәнү буенча Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсында «Мәктәп музейлары. Балалар хәрәкәте тарихы. Мәгариф тарихы» номинациясендә Iнче дәрәҗә Дипломга ия булуы тора. Шулай ук музей «Мәктәп музейларында Русия тарихы» Русия Федерациясе мәктәп музейлары порталында музейны иң яхшы күрсәтү буенча Бөтенрусия конкурсы дипломанты була. Китапханәче, музей җитәкчесе Лариса Адыева «Армия чемоданы» Бөтенрусия акциясендә катнашып, сертификат алуга ирешә.

Музейның бай материалын укытучылар дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда, балалар белән фәнни-тикшеренү конференцияләр һәм конкурсларга әзерләнгәндә куллана.

Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, киләчәктә музей һәм мәктәп җитәкчелеге, укытучылар һәм укучылар музей эшен, аның матди-техник базасын тагын да киңәйтү, фондын баету өстендә эш алып бара.

Музей материаллары – укучылар өчен үзе бер хәзинә. Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның киләчәге бар!

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас