Сигезенче сыйныфка кадәр Бәдрәш мәктәбендә укый. Югары Тәтешле мәктәбендә дәвам иткән укуы, сәламәтлеге начараю сәбәпле, тукталып кала.
Баштагы мәлләрне колхозда эшли. 1969 елда шушы авыл егете Сабирҗан Нәҗибуллин белән яратышып кавышалар һәм гомерлеккә кече ватанна-рында төпләнеп калалар. 45 ел тату гомер иткән гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Кызганычка каршы, Сабирҗан аганың вафатына инде ун ел үткән. Гүзәлия Хөрмәт кызы 27 ел Аук-Бүләк һәм Бәдрәш авылларында хат ташучы булып эшли. ≪Көн дә җәяүләп ике авылга гәзит-журналлар тараттым. Ул чакларда вакытлы матбугатка язылмый калган гаилә юк, кайберәүләр хәтта унбишәр данә алдыралар иде. Өстәвенә, пенсия тарату да хат ташучыларга йөкләтелгән. Язлы-көзле урамның икенче ягына чыгар өчен, кирегә урам башына барырга туры килә иде. Эшемне яратып башкардым. Юлсыз интеккән чаклар артта калды, хәзер капка төпләребезгә кадәр комташ түшәлгән юллардан гына йөрибез. Зәңгәр ягулык белән кулланган көннәрне дә күрергә насыйп итсә ярар иде Раббыбыз≫, – ди ул. 1999 елда хаклы ялга чыккач, кул эшләре белән мавыгып китә Гүзәлия апа. Күз явын алырлык чагу төсләр белән чигелгән мендәр тышлары, стенадагы чигүле ≪келәм≫нәр гади генә авыл өенә үзенә күрә бер ямь, матурлык биреп тора. Аның чигүләрендә күңел халәте, уй-кичерешләре чагылыш тапкан. ≪Чигү җепләренең ниндие генә юк. Кибетләрдә җаның теләгән төсне сайлап алырга була. Чигү чиккәндә күңел тынычлана, вакытның үткәне сизелми. Ә ялгыз яшәгән кеше өчен вакыт үткәрү бик авыр. Сырхаулар да онытылып тора. Күзләремә операция ясаткач, яраткан шөгылемне бик башкарып булмый хәзер≫, – дип сүзен дәвам итә Гүзәлия Нәҗибуллина. Сәламәтлеге какшагач, малтуарын да бетерергә туры килә аңа. Хәлен белешеп кенә торган, кирәк чакта һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган ут күршеләре Альбина һәм Мәхмүт Касыймовларга, энесе Вәсбирахман һәм килене Флорида Хәмидуллиннарга рәхмәтләре чиксез Гүзәлия Хөрмәт кызының. Бүгенге көндә Гүзәлия ханым өч кызы, ике улының кадерле әнисе, тугыз оныгы, ике оныкчыгының яраткан дәү әниләре. Балаларының игелек һәм изгелекләрен тоеп, оныкларының уңышларына сөенеп, һәрбер аткан таңга шөкерана кылып яши ул.
Сирена РӘХИМҖАНОВА