Барлык яңалыклар

Чәчәкләр арасындагы тормыш

Безнең тормышта күп нәрсә үзебездән тора. Шул исәптән үзебез яши торган мохитнең матурлыгы да. Ә бу матурлык кече яшьтән тәртип һәм пөхтәлектән башлана, алар – кешеләргә һәм үз-үзләренә карата хөрмәт күрсәтү, безнең мәдәният һәм цивилизациялелек билгесе. Яңа Кайпан авылыннан Розалия Мостафинаны ≪Гөлбакча хуҗасы≫ дип атарга була. Аның бакчасында иң гадиләреннән алып, иртә яздан көзгә кадәр чагу төсләре белән сөендерә торган берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр бик күп. 

Чәчәкләр арасындагы тормыш
Чәчәкләр арасындагы тормыш

Районыбызның торак пунктлары елдан-ел матурлана бара. Бу халыкны, шулай ук ике-өч ел авылда булмаган кунакларны сөендерми калмый. Алар шунда ук төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә авылның үзгәрешләрен билгеләп үтәләр.

Безнең тормышта күп нәрсә үзебездән тора. Шул исәптән үзебез яши торган мохитнең матурлыгы да. Ә бу матурлык кече яшьтән тәртип һәм пөхтәлектән башлана, алар – кешеләргә һәм үз-үзләренә карата хөрмәт күрсәтү, безнең мәдәният һәм цивилизациялелек билгесе.

Теләсә кайсы ихатаның төп бизәге – чәчәкләр, дип күпләр ризалашадыр, мөгаен. Үз кулларың белән матур бакча булдыру өчен җир участогы, түземлек һәм фантазия кирәк. Ә чагу төсле чәчәкләрне алардан да гүзәлрәк хатынкызсыз күз алдына китерүе авыр.

Яңа Кайпан авылыннан Розалия Мостафинаның хезмәт биографиясе сәүдә өлкәсе белән бәйләнгән. Сарапул кооператив көллиятендә укып, хисапчы һөнәрен үзләштергән яшь кыз хезмәт юлын Удмурт Республикасының Камбарка шәһәрендә башлап җибәрә. Гаилә корып яши башлагач, туган авылында сатучы булып эшли. Кечкенәдән чәчәкләргә булган сөюе еллар үтү белән арта гына. Һәм хаклы ялга чыккач, ныклап үз бакчасында чәчәкләр үстерү белән мавыга Розалия. Ул бик күп махсуслаштырылган әдәбиятны өйрәнә, тәҗрибәле бакчачылар киңәшләренә колак сала. Бүген аны ≪Гөлбакча хуҗасы≫ дип атарга була. Һәм ул үзе дә бүген яңа бакчачыларны күп нәрсәгә өйрәтә ала. Шушы шөгыле аңа дәрт өсти, күңел күтәренкелеге һәм бетмәс-төкәнмәс энергия бирә.

Розалия апаның бакчасында иң гадиләреннән алып, иртә яздан көзгә кадәр чагу төсләре белән сөендерә торган берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр бик күп. Апрель аенда, кар эри башлау белән, крокуслар, ландышлар, нарцислар һәм, әлбәттә инде, лалә чәчәкләре – ак, сары, чуклы һәм гадәти кызыл төстәгеләре чәчәк ата. Ә соңрак инде ирис һәм искиткеч пион куаклары тылсымлы хуш исләре белән башны әйләндерә. Зәвык белән бизәлгән төрле размердагы чүлмәкләрдәге, кашполардагы петунияләрнең нинди генә сорты, нинди генә төстәгесе юк бу мөлаем хуҗабикәнең ихатасында. Читән, йорт һәм беседка буйларында клематисларның әллә ничә төрлесе үсә, үрмә гөлләрнең дә урыны алар белән янәшә. Лилияләрнең чагу төсләреннән күзләр камаша. Чәчәкләр патшасы розаның да берничә сорты шау чәчәккә күмелеп утыра. Күпьеллык астралар, виола, лаватера, георгиннарның берничә төре һәм башка бик күп төр чәчәкләр – боларның барысының да үз урыннары бар бакчада. Бер түгел, ике ясалма күл дә бакча бизәге булып тора. Алардагы ак, алсу төстәге төнбоекларның чәчәк аткан чагын күрү бәхете дә тиде безгә. Тере балыклар исә күлне тагы да ямьлерәк итә.

Бу тиклем гүзәллекне тудырырга бер генә кешенең көче дә, вакыты да җитмәс иде. Розалия Фәһим кызының тормыш иптәше һәм балалары – иң зур ярдәмчеләре. Чәчәкләр утырту, үрмәләтү өчен төрле савытлар, җайланмаларны Кәбир абый үз куллары белән эшли. Түтәл казу, ашлама кертү кебек эшләрдә дә аның ярдәменә таяна хуҗабикә. Язын орлыкларны чәчүдән башлап көзгә тиклем эшләнгән эшләрнең берсе дә балаларсыз башкарылмый. Ә моның тиклем чәчәкләр үстерер өчен күпме көч түгәргә кирәклеген күз алдына китерүе авыр түгел.

Мостафиннарның тату гаиләсендә биш бала тәр бия ләнгән. Яннарында кече уллары гына калган, өлкәннәре инде үзаллы тормыш юлына басканнар. Ялга кайткан чакларында алар буш кул белән кайтмыйлар, әниләренә чәчәкләрнең яңа төрләрен алып кайталар. 

Хуҗабикә сүзләренә караганда, чәчәкләрне карау индивидуаль рәвештә башкарылырга тиеш, ә бу, килешәсездер, җентекле һәм көндәлек хезмәт. Розалия апа ≪Үсемлекләр белән тулысынча үз-үзеңне аямыйча шөгыльләнергә кирәк, шул чакта алар да җавап бирәчәкләр≫, – ди. Ул һәрбер чәчәкнең исемен, сортын яхшы белә, аларга кайчан нинди ашлама керетергә, ничек күчереп утыртырга, кышкы салкыннардан ничек саклап калырга – боларның барысы турында да бик яхшы хәбәрдар. Орлыкларны Мостафиннар сатып та алалар, үз чәчәкләренекен дә җыялар. Шулай ук чыбыкчалардан да үрчетәләр. Язын үзләреннән арткан чәчәк уҗымнарын күрше-тирәләр, туганнары белән дә теләп бүлешә ул. Чәчәкләрдән тыш, яшелчә, җиләк-җимешләр дә үстерә һәм алардан тотрыклы югары уңыш ала уңган ханым.

Тынгысыз, мөлаем, ачык күңелле Розалия Фәһим кызының гөлбакчасына сок ланмаган кеше юктыр Яңа Кайпанда. Күп кенә үсемлекләрне үстерүе бик авыр. Матурлыкка мәхәббәт бик күп нәрсәләр булдыра ала. Чәчәкләр яхшы кәеф, рухи азык бүләк итә. Бәлки, шуңа күрә күпләр чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәдер дә. Чәчәк яратучыларга нәкъ менә шулар дәрт бирә дә инде.

 

Автор Сирена РӘХИМҖАНОВА

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: