Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
6 сентябрь 2022, 10:37

Туган җиргә тугрылык

Нинди ул авыл хатын-кызы? Беренче чиратта, көчле рухлы. Дөресен әйткәндә, менә шушы бер сүз эченә авыл хатын-кызын характерлаучы барлык сыйфатлар да сыйган.

Туган җиргә тугрылык
Туган җиргә тугрылык

Аларның авыл тормышының авырлыкларына каршы тора алучанлыклары һәм чыдамлылыкларына сокланмыйча мөмкин түгел. Тыйнак һәм уңган алар. Уңганнар гына авыл җирендә барысына да җитешә: беренче әтәчләр белән торырга, тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләрне аткарырга, балаларны тәрбияләргә, эшкә дә барырга... Алар югары наградалар да, дөньякүләм танылулар да өмет итмиләр. Менә шулай үзенең нәфис иңнәренә күпме борчу-мәшәкатьләр алып, җиңел булмаган шартларда туган авылларын ташламыйча яши бирә бу хатын-кызлар. Бүгенге язмамның герое да кечкенә Салдау авы-лында яшәүче гади генә авыл хатын-кызы.

Фәйрүзә Закирова 1958 елның ямьле язында Салдауда яшәүче Фәгыйлә һәм Нәзгать Гатауллиннар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Балачагы, яшьлек еллары туган авылында үтә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач та, Беләш мәктәбендә укытучы булып эшкә башлый. Соңрак туган авылы мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Клуб мөдире булып та эшләргә туры килә аңа. Хаклы ялга чыкканчы авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара. Авылдашлары Фәйрүзә ханымның хезмәтеннән һәрчак канәгать була. Тормыш иптәше Нәфкать белән гаилә корып, ике бала – Илнур һәм Гөлнурга тормыш бүләк итәләр. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 2016 елда вафат була. Бүгенге көндә Илнур Екатеринбург шәһәрендә яши. Ә Гөлнур исә бәхетен Аук-Бүләктә тапкан.

Фәйрүзә Нәзгать кызы ялгызмын дип тормый. Азбар тулы мал-туар, ихата тутырып кош-корт карый. Ике дистәдән артык бал корты умарталарын тотарга да вакыт таба ул. Авыл җирендә бу тиклем хуҗалыкны алып барырга күпчелек яшь гаиләләр дә батырчылык итмиләр хәзер.

– Бал кортлары – биатамнан калган шөгыль. Аларның 70-80 башка җиткән чак лары да булды. Биатай исән чакта, синең болай да эшең күп, дип миннән бал кортларын каратмады. Хәзер инде барысын да үзем башкарам. Балыгыз тәмле, дип әллә кайлардан килеп алалар, кайчакта үзебезгә дә калмый. Мал-туар ас-
рамый да яшәп була хәзер авылда, ләкин бу эш безнең каныбызга сеңгән.

Авылда бер социаль объектның да булмавы биредәге халык өчен зур кыенлыклар тудыра. Өч укучы бала Иске Кайпан мәктәбендә укый. Юлсызлык – салдаулылар өчен иң зур проблемаларның берсе. Иң якын дигән Беләш авылына тугыз чакрым, ә Иске Кайпанга унбер чакрым юл үтәргә кирәк. Язлы-көзле аеруча кискенләшә бу мәсьәлә, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Фәйрүзә Закирова.

Әмма авыл тормышы ничек кенә авыр булуына карамастан, Фәйрүзә Нәзгать кызы кече Ватанына һәрчак тугры калган. Туган нигез җылысы, туган туфрак исе аны үзенә тартып тора.

Автор Сирена РӘХИМҖАНОВА

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: