Мин боларның шулай икәненә полиция лейтенанты Шәрипов Мөдәрис Шәех улы белән очрашып сөйләшкәч тагын бер кат инандым.
1951 елның алтын көзендә Тәгъзимә һәм Шәех Шәриповлар гаиләсендә туа Мөдәрис ага. Бала чагы, яшьлек еллары Балтач районында, Казахстанда үтә аның. 1969 елда аларның гаиләсе Югары Тәтешлегә кайтып төпләнә. Мәктәп елларыннан ук волейбол, баскетбол белән мавыга. Германиядә махсус частьтә өлкән разведчик булып хезмәтен тәмамлаган егет, туган якка кайту белән эчке эшләр органнарына эшкә урынлаша. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Шулган, Акбулат авыл Советларында участок милициясе, бүлек начальнигының кадрлар буенча урынбасары булып эшләргә туры килә аңа.
Хезмәттәшләре арасында да хөрмәткә лаек кеше ул. Эчке эшләр органнарында «Намуслы хезмәте өчен», I, II, III дәрәҗә «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, күпсанлы Почет грамоталары, БР Эчке эшләр министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән милиция майоры Мөдәрис Шәрипов. 7сентярь көнне аның бүләкләре янына БР Эчке эшләр министрлыгының иң зур бүләкләренең берсе – «БР Эчке эшләр министрлыгының почетлы ветераны» исеме дә өстәлде. Почетлы исем алуыгыз белән котлыйбыз сезне, Мөдәрис Шәехович!