Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
4 октябрь 2022, 15:33

Авылымның Ак әбиләре

Ак әбиләр – ак күңелләр алар, Көн дә кыла ихлас догасын. Ак әбиләр саклап яши әле Мең дәверлек халык кыйбласын Уйлап карасаң, чыннан да шулай бит. Манаралар киселгән, дин тыелган заманнарда да халкыбызның ак яулыклы әбиләре динебезне күз карасы кебек саклап калган: намазын, уразасын калдырмаган, ихлас догада булган.    

Авылымның Ак әбиләре
Авылымның Ак әбиләре

Бүгенге язмам Кашкак авылында яшәгән әдәп-әхлагыбыз, гореф-гадәтләребез, дини йолаларыбызны саклап калган ак яулыклы әбиләребез – Гыйният бабай кызлары Инзилә апа белән Диния апа турында.

Алар ишле тугыз балалы гаиләдә дөньяга килә. Сабый чаклары сугыш еллары на туры килсә, яшьлекләре аннан соңгы авыр чорда үтә. Шушы авылда буй җитеп, икесе дә монда төпләнеп, колхозда эшләп, хаклы ялга чыгалар. Икесе дә 4 балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, Инзилә апа белән Диния апага бала кайгысы күрергә дә туры килә, икесенең дә тормыш иптәшләре дә инде мәрхүмнәр. Шулай булуга карамастан, күңелләре гаҗәп дәрәҗәдә изгелектә аларның. Апалы-сеңелле Диния апа белән Инзилә апа – бүгенгесе көнне авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре. Без картайдык инде, күз дә күрми, зиһен дә юк, дип зарланып тормыйлар, 90ны ваклап килгән Ак әбиләребез догалар ятлап, туган-тумачалары, дога укыр кешесе булмаган әрвахларга Коръән чыгалар, ил-көнебезгә, авылыбызга хәер-догаларын кылалар. Балалары, оныклары ≪әни≫, ≪әби≫ дип өзелеп тора.

Олыгайган көнебездә бер-беребезгә карата ихласлыкны югалтмый яшәргә иде. Нәкъ менә авылыбызның Ак әбиләре Диния апа белән Инзилә апа кебек.

Елена ЗАҺИТОВА,

Кашкак

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: