Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
4 октябрь 2022, 15:55

Җиргә береккән җаннар

Авылда туып-үскән өлкән яшьтәге кешенең кайсын гына алма, аның бала-чагы сугыш елларына яки сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, бик азлары гына мәктәп бусагасын атлап чыккач укуын дәвам иткән. Һәм хезмәт юлы да колхоз белән бәйле аларның.

Җиргә береккән җаннар
Җиргә береккән җаннар

Бәлҗүә авылында гомер кичерүче Хәмидә һәм Фәйхзелхан Мөхәмәтҗановлар да шундый язмыш кичергән. Фәйзелхан Хәкимҗан улы мәктәпне тәмамлагач, 1972-1974 елларда Украинада хәрби хезмәтен үти. Кайткач, Яңа Тәтешледә берьеллык механизаторлар курсын тәмамлап, тракторчы таныклыгы ала. 1976 елдан хаклы ялга чыкканчы туган колхозында тракторчы булып эшли ул. Бик күп Почет грамоталары белән бүләкләнә алдынгы механизатор. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Финляндияга бару өчен юллама белән бүләкләнүен зур горурлык белән искә ала Фәйзелхан ага.

Хәмидә Абзат кызының да хезмәт биографиясе колхоз белән бәйләнгән. Ул үзе Түбән Балтач авылы кызы. 1975 елда Бәлҗүәгә килен булып килгәннән бирле колхозда сыерын да сава, төрле эшләргә дә йөри. Күз явын алырлык «ковер»лар чигәргә дә, чагу төсләр белән диван, кровать япмалары бәйләргә дә вакыт таба хуҗабикә. Тәрәзә төпләрен бүлмә гөлләре бизи. Гомүмән, хуҗаларның уңган-булганлыклары ихатага аяк баскач та күренә.

47 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Мөхәмәтҗановлар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Олы уллары Олег Свердловск өлкәсендә яши, кызлары Алита Вязовкада төпләнгән. Кече уллары Юрий контракт буенча хезмәт итә. Алты оныклары һәм ике оныкчыларына яраткан дәү әти һәм дәү әни Хәмидә апа белән Фәйзелхан ага. Дөньяларның тыныч булуын теләп, булганына шөкер итеп яши меңәрләгән авыл гаиләләреннән берни белән дә аырылмаган бу тату гаилә.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: