Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
7 октябрь 2022, 11:08

Бөек кеше – галиҗәнап укытучы!

Бүген безнең күз алдыбызда ил үзгәрә, мәктәп үзгәрә. Хәзерге укытучы тормышы җәмгыять тормышыннан ким түгел. Педагог һөнәре кешедән зур белем генә түгел, ә рухи көч, чыдамлык һәм хәтта батырлык та таләп итә. Кыенлыкларга карамастан, бу тормышта үзләре өчен укытучы хезмәтен сайлап, шушы һөнәргә гомере буе тугры калган кешеләр булуы безне куандыра.

Бөек кеше – галиҗәнап укытучы!
Бөек кеше – галиҗәнап укытучы!

 

Югары Тәтешле 2нче мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Үтәшева Алсу Наил кызы да шундый укытучыларның берсе. Ул – Югары Тәтешле кызы. 2нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының физика факультетында белем ала. 1988 елдан бирле туган мәктәбендә армый-талмый хезмәт итә.

Аның күңеле – мәңгелек яз, холкы – шаулап аккан елга. Ул аңа бер урында гына торырга рөхсәт итми һәм һәрвакыт башкалардан алда алып бара. Күпчелек балалар, ата-аналар, ул 34 ел эшләгән мәктәп укытучылары өчен дә ул укытучы. Аңа балаларга төрле математик гамәлләр өйрәтү, акыл дәрәҗәсен үстерү, укучыларга үз фәненә кызыксыну уяту өчен барысын да эшләргә кирәк. Ул һәр укучыга үз карашын таба. Игелеклелек, үзара хөрмәт атмосферасы хөкем сөргән дәресләрендә балалар тырышып укыйлар, иптәшләренең уңышларына шатланалар, уңышсызлыклары өчен кайгыралар, бер-берсенә булышырга өйрәнәләр. Түземле, таләпчән, үз эшен яраткан укытучыга балалар белән уртак тел табу җиңел, аның дәресләре һәрвакыт кызыклы уку материалы белән тулы.

Алсу Наил кызы балаларның күңеленә белем генә түгел, ә тирән тәрбия дә салырга омтыла. Укучылары ел саен район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Ул үзе җитәкләгән сыйныф укучыларын һәрдаим төрле шәһәрләргә экскурсияләргә алып бара. «Укучыларым заман белән бергә атласын, мәктәп бусагасыннан атлап чыккач, зур тормышта югалып калмасын, танып-белү даирәләре киңәйсен өчен эшлим боларның барысын да», – дип аңлатты укытучы моны.

Тырыш хезмәт нәтиҗәләре аның бик күп наградаларында чагылыш таба. Алар арасында «Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре» исеме, РФ Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы – иң кадерлеләре. Ул шулай ук «Ел укытучысы» конкурсының республика этабында уңышлы чыгыш ясаган, «Иң яхшы остаз» республика конкурсында катнашып, иң яхшылар исемлегенә кергән педагог. Озак еллар дәвамында мәктәпнең профсоюз оешмасы җитәкчесе буларак та Алсу Наилевна РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы Почет грамотасы белән бүләкләнә.

Тормыш девизы:«Бары тик алга, өйрәнелмәгәннәрнең барысын да белергә!» Ул актив тормыш алып бара: спортның берничә төре белән шөгыльләнә, районыбызның спорт һәм мәдәни тормышының актив катнашучысы. Чаңгы, тимераяк, тау чаңгысында шуу, скандинав йөреше – боларның барысына да өлгерә максатчан укытучы. Волонтер буларак та билгеле ул райондашларыбызга. Сәяхәт итәргә дә ярата ул. Аның мисалы коллегаларын, тирә-юньдәгеләрне дә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дәртләндерә.

Гаиләсендә кадерле әни һәм сөйкемле тормыш иптәше ул мактаулы педагог. Аның эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше Гизәр Гадел улы белән бергә ике кыз үстергәннәр. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әти-әниләренә оныклар да бүләк иткәннәр. Һәр хатын-кыз кебек үк Алсу Наилевна да чәчәкләр үстерергә ярата, якыннарын тәмле ашлар белән сыйлый.

Укытучылар аерым бер бәхеткә лаек – алар турында истәлекләр мәңге яши, чөнки аларның күңелләре, уйлары, хисләре, омтылышлары укучылар, дуслары һәм хезмәттәшләре арасында кала.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: