Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
10 октябрь 2022, 15:46

Мактауга лаек кайнана

Биш яшендә ул әнисез торып кала – кадерлесе авыр чирдән вафат була. Әнисенең җеназасы артыннан елый-елый йөгергәнен әле булса күз яшьләрсез генә искә ала алмый ул.

Мактауга лаек кайнана
Мактауга лаек кайнана

Килен-кайнана темасы, мәхәббәт темасы кебек үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Ике гаиләдә туган, тәрбияләнгән ике яшь йөрәкнең бергә кушылып яши башлавы килен-кайнана темасына барып тоташа. Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр бит.

Мин үземнең кайнанам турында язарга булдым. Мактап язарга. Ул моңа лаек. 26 ел килен стажым булып, мин аның турында бер-ике авыз сүз язарга хаклымындыр дип уйлыйм.

Минем кайнанам югары урыннарда эшләгән ханым да, танылган шәхес тә түгел. Ул гомерен колхоз эшенә багышлаган гап-гади авыл хатын-кызы. Язмыш сынауларын сынмыйча-сыгылмыйча үткән зат. Ә сынауларны аңа бик күп үтәргә туры килә.

1950 елның 8нче декабрендә Аксәет авылында бер кыз бала дөньяга аваз сала. Әнисе Катифә аңа Хәмдүнә дип исем куша. Мактауга лаек дигәнне аңлата бу исем. Биш яшендә ул әнисез торып кала – кадерлесе авыр чирдән вафат була. Әнисенең җеназасы артыннан елый-елый йөгергәнен әле булса күз яшьләрсез генә искә ала алмый ул. Ә әтисен Хәмдүнә бары тик җиде яшендә генә беренче тапкыр күрә. Чөнки әтисе Хөрмәтулланы, 1939 елда колхоз үгезен урлауда нахак бәла ягып, Комсомольск шәһәренә төзелешкә алып киткән булалар. Хөрмәтулланы анда ачлыктан Клавдия исемле пешекче рус хатыны коткарып алып кала. Ике арада мәхәббәт уты кабынып, алар язмышларын бергә бәйлиләр. Хөрмәтулла хатыны белән Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә төпләнеп яши башлый. 1950 елның башында Хөрмәтулла Аксәеттә калган олы кызы Нурияны күрергә дип кайтып китә. Хатыны Катифә үлгәннән соң, ул кече кызы Хәмдүнәне алырга дип тагын бер кайта. Тик ул вакытка инде аны апасы Нурия белән җизние Заһит үз гаиләләренә кызлыкка алган булалар. Алар гаиләсендә ятимлек ачысын артык тоймыйча үсә ул. Әле булса җизниенең тимәс зәңгәр күлмәк алып бирермен дигән сүзләрен сагынып, җылылык белән искә ала. Балалык белән ул күлмәкнең алып бирелмәсен аңламыйча, ул күлмәкне ничек итеп күз алдына китерүләрен берчә елмаеп, берчә моңсуланып сөйли кайнанам. Соңыннан, үзе кияүгә чыккач, гаиләсе белән әтисе янына берничә тапкыр бара ул. Шунсы кызганыч: икенче әнидән туган балалар белән нишләптер аралашмыйлар. Яшьлек елларында аңа Мәскәү өлкәсендә, Екатеринбург шәһәрендә эшләргә туры килә. Ләкин туган якның тарту көче ныграк була. Мәмәтәй егете Рәфит белән кавышып, алар уртак язмышларын башлыйлар. Хезмәт юлы Ленин, Салават исемендәге колхозларда савучы, бозау караучы булып үтә. Хәтеремдә, бозау караучы булып эшләгән чорда кыш көннәрен фермадан кичке сәгать 11дә кайта иде кайнанам. Чөнки «родилка»да барлык эш кул көче белән башкарыла. Яңа бозаулаган сыерларны кул белән савып, бозауларын эчерәләр, асларын тазарталар, зуррак бозауларга икенче сарайдан көянтәләп сөт ташып эчерәләр. Яшь бозауларны бала урынына тәрбиялиләр, чирләсәләр, аларга дару үләннәреннән төнәтмәләр кайнатып та эчерәләр иде. Җәй көннәрендә чалгы белән яшел печән чабып ашату, яфраказык хәзерләү, сарайларны чистарту – болар бозау караучылар иңнәренә төшкән эшләрнең бик азы гына. Хезмәт хакының түбән булуына кайнанамның зарланганын хәтерләмим. Болар барысы да хезмәткә бирелгәнлек турында сөйли түгелме? Ал-ял белмичә, 37 ел гомере шулай ферма белән йорт арасында узып киткәне сизелми дә кала. Хаклы ялга чыккач та әле хуҗалык җитәкчелегенең аны эшеннән җибәрәселәре килмәде. Чөнки бар күңелен салып, җиренә җиткереп эшләгәч, яшь малның үлеменә дә юл куелмый, тәүлеклек артым алуда да яхшы күрсәткечләргә ирешелә иде.

Кайнанам Мәмәтәйгә килен булып килгәндә кайнатамның зүрәтисе дә исән була. Алар озак еллар бергә яшиләр. Яшь булуына карамастан, ул аны тәрбияләп соңгы юлга озата. Кайнатасы Рәхимҗанга, кайнанасы Зөлхизәгә дә яхшы мөнәсәбәттә була ул. Аларны сабый бала урынына тәрбияләү дә кайнанам иңнәренә төшә. Аларның хәер-фатыйхасын алып, кадерләп мәңгелек йортларына озата.

Кайнатам белән алар ике балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, аларга картлыкларына кадәр парлы булып яшәү насыйп булмады. Озайлы чирдән кайнатам 2001 елда бакыйлыкка күчте. Аны да кайнанам уфтанмыйча, бер авыр сүз дә әйтмичә тәрбияләде.

Бүген кайнанам ике баласының кадерле әнисе, өч оныгының һәм өч оныкчыгының яраткан дәү әнисе. Менә 21 ел инде без аның белән бергә яшибез. Ул мине үз кызыдай якын күрә. Һәрбер эшне аның киңәшләренә колак салып башкарырга тырышам. Ул үз тормышында кайнаган, кешенекенә кызыкмас, башкалардан ак көнләшү белән генә көнләшеп яшәүче хатын-кыз. Исрафчыллыкка каршы кайнанам, азык-түлекнең әрәм булуы аны нык борчый. Сугыштан соңгы авыр елларда үскән һәркем азык-түлеккә генә түгел, гомумән, һәрнәрсәгә сакчыл карашлы. Рәхмәт аңа, балаларыбызны бар күңел җылысын, йөрәген биреп тәрбияләште. Әле хәзер дә йорт эшләрен башкаруда булыша. Кайда чыгып китсәк тә ишегебезгә йозак эләсе юк, кайтуыбызга чәй кайнаган, өебез җылы. Безгә хәер-догада, өебезнең яме булып яши ул.

Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә. Әти-әни нигезендә калып, өлкәннәрне тәрбияләп яшәгән, үзләре кайнана яшенә җитеп тә килен хезмәте күрсәтеп, хәер-догасын алганнар бәрәкәтле тормышта, озын-озак яши, диләр. Кайнанам безне яшәргә, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтте. Аның сабырлыгын, гадилеген, бала җанлы булуын күпләргә өлге итеп куярлык. Алга таба да шулай тату булып, оныкларыбызны да иманлы, әдәпле итеп тәрбияләшеп яшәргә язсын аңа!

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: