Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
17 октябрь 2022, 09:28

Үрнәк гаилә шундый була

Мәмәтәй авылында яшәүче Тимерҗан Гыйззәтуллинны күпләр фермер буларак белә. Ә аңа кадәрге тормыш һәм хезмәт биографиясе барсына да мәгълүм түгел.

Үрнәк гаилә шундый була
Үрнәк гаилә шундый була

Гаилә... Бик тә гади булып тоелган бу ягымлы сүз зур мәгънәгә ия. Гаилә, бәхет сүзләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Чөнки бәхетле булганда гына кешеләрнең йөзеннән нур бөркелә, күңеле шатлыкка тула. Гаилә тату, нык була икән, димәк, дәүләт тә шундый дигән сүз. Ә аның ныклыгы өчен, бик күп сынаулар аша үтәргә, тырыш, сабыр булырга кирәк. Безнең арабызда да күпләргә үрнәк булырдай гаиләләр шактый.

Мәмәтәй авылында яшәүче Тимерҗан Гыйззәтуллинны күпләр фермер буларак белә. Ә аңа кадәрге тормыш һәм хезмәт биографиясе барсына да мәгълүм түгел. Ул Җәмгыя һәм Тимербулат Гыйззәтуллинарның балалары арасында иң өлкәне. Һәр авыл баласы кебек үк кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән булып үсә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, районның «Сельхозтехника» оешмасында шофер булып эшкә башлый. Яшь кенә булуына карамастан, ул анда эшләгәндә үк Башкортстан АССРның министрлар Советы Почет грамотасы белән бүләкләнә. Хезмәт ветеранының бихисап наградалары арасында «Социалистик ярыш җиңүчесе», «Унберенче бишьеллык ударнигы» билгеләре дә бар.

1976 елда Кодаш кызы Альвера Нәси кызы белән гаилә коралар. Гаиләле кешегә каядыр китеп эшләп йөрү уңайсызрак. Тимерҗан абый да туган колхозына кайта. 1989-1992 елларда ул Мәмәтәй сөтчелек фермасында мөдир булып эшли. Нәкъ менә шушы елларда кул белән сыер савудан механикалаштырылган савымга күчәләр. Маллар өчен тимер читәннәр белән уратып алынган утарлар төзетү, елга аша чыгу өчен тимер басма салдыру, ферма эшчеләре өчен махсус эш киемнәре кайтарту, алар өчен ял итү бүлмәсе булдыру – болар барысы да Тимерҗан абый җитәкчелегендәге эшләрнең бер өлеше. «Салават» исемендәге колхозның өр-яңа пилорамалы булуында да аның роле бик зур.

1992 елда Тимерҗан Тимербулат улы «Имәнлек» крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыра. Фермерлык белән шөгыльләнгәндә дә ул авыл мәнфәгатьләрен, аның халкын кайгыртып яши. Ашлыгын, печән-саламын сорап мөрәҗәгать иткән авылдашларын гына түгел, башкаларны да бервакытта да кире бормый ул. Шәхси пилорамасын булдыргач, тирә-як авыллар халкы аның бу хезмәтеннән дә бик теләп кулланды. Кыш көннәрендә шәхси тракторы белән авыл урамнарын кардан тазартуны да бер дә авырсынмый башкарды Тимерҗан Гыйззәтуллин. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, фермерлык эшчәнлеген туктатырга туры килде аңа.

Альвера апа, алда язуымча, Кодаш авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Боргынбашта укытучы булып эшли. Тимерҗан абый белән гаилә коргач, 1988-1992 елларда колхозда кассир вазыйфасын башкара. 1992 елдан хаклы ялга киткәнче ул Мәмәтәй авыл Советында эшләр башкаручы булды. Авыл халкы нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, мәсьәләгә уңай чишелеш табып, киңәшләрен биреп озатты. Авылдашлары аны хөрмәт итеп «үзебезнең Альвера» дип эндәшә.

46 ел бер җан, бер тән булып яшәгән бу матур гаилә өч балага тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастыра. Балалар, оныкларының уңышларына сөенеп, аларның киләчәген кайгыртып  яши алар бүген. 

Гыйззәтуллиннар – игелекле, ярдәмчел, һәр көнгә сөенеп яшәүче кешеләр. Аларның бер-берсен кайгыртуы, үзара мәхәббәт һәм хөрмәте гаилә мөнәсәбәтләрен төзүдә, балалар тәрбияләүдә яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: