Барлык яңалыклар

Туган якның тугры уллары

Акбулатка кергәндә һәркемне ≪Ташлы чишмә≫ каршы ала. Язларын Вәрҗи елгасына кушылып шаулап ала да, тагын акрын гына агуын дәвам итә. Ничә еллар инде ул үзенең шифалы суы белән муллык өләшә.

Туган якның тугры уллары
Туган якның тугры уллары

Су – безнең төп байлыгыбыз. Ата-бабаларыбыз табигать биргән хәзинәләргә рәхмәтле булып, аларны кадерләп яшәгән. Бүгенге көндә йортларга су кергән, башка уңайлыклар тудырылган заманда чишмәләребез ни хәлдә икән соң?

Акбулатка кергәндә һәркемне ≪Ташлы чишмә≫ каршы ала. Язларын Вәрҗи елгасына кушылып шаулап ала да, тагын акрын гына агуын дәвам итә. Ничә еллар инде ул үзенең шифалы суы белән муллык өләшә.

Авылыбызда чишмәләр күп: ≪Изгеләр≫, ≪Кәртек≫, ≪Фәттах≫, ≪Кәшап≫, ≪Океан (Майҗамал)≫ чишмәләре. Алар вакыт агышын тоймый да кебек. Һәркайсысының суы тәмле, салкын, хәл кертеп, сусауны баса торган. Авыл Советы тарафыннан да чишмәләребезгә игътибар зур.

Үз вакытында ≪Кәшап≫, ≪Майҗамал≫ чишмәләре авылдан читтә булса да, тәрбияләнеп тора иде. Хуҗаларча караш булгач, агышын да туктатмадылар. Ә ≪Кәртек≫ чишмәсенә бүгенге көндә җан өрделәр – аны төзекләндерүдә зур эш башкарылды. Тирә-ягын тазартып, чишмә янын өр-яңадан төзекләндерү авылдашыбыз Альберт Сөләймановка йөкләтелде. Ә инде финанс ягын үзебезнең авыл егете эшкуар Айрат Хуҗин үз өстенә алды.

Айрат чыгышы белән Кәртек авылынан. Кызганычка каршы, бу авыл юк инде. Балалык, үсмер еллары шушы чишмә белән бәйле аның. Ел әйләнәсенә шул чишмәгә суга йөри идек, дип искә ала ул. Бәлки шуңадыр да Айрат аны изге эш буларак кабул итә.

Аның авыл өчен салган хезмәте бер чишмә төзекләндерү белән генә бетми әле. Мәктәп, зират, обелиск төзекләндерүдә һәм төзүдә аның өлеше тоемлы. Ә инде авылда узган һәр бәйрәм киң күңелле якташыбыз ярдәменнән башка үтми.

Апрель аенда Уфада үткән ≪Якташлык көче≫ форумында катнашты ул. Бүгенге көндә Айрат Рафият улы гаиләсе белән Нефтекамск шәһәрендә яши. Аралар ерак булуга карамастан, туганлык җепләрен өзми ул. Авылда аны хөрмәт итәләр, башкарган изге эшләренә сокланалар, рәхмәт әйтәләр.

Киләчәктә дә авылыбыз гөрләп яшәсен, халкыбыз тыныч матур тормышта хезмәт итсен, чишмәләр туган төбәгебезгә ямь-тәм өстәсен. Я, Раббым!

Чулпан ҖИҺАНГИРОВА, Акбулат

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: