Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
6 февраль 2023, 11:16

Авыл бизәге алар

Мөгаллимовлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның.

Авыл бизәге алар
Авыл бизәге алар

Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы  – яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәт, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Кардон авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, бергә матур гомер кичерүче Әнифә белән Рамил Мөгаллимовларныңда тормыш коруларына 40 елдан артып киткән.

Мөгаллимовлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Рамил абый белән Әнифә апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.

Рамил Сәгыйт улы кайчандыр гөрләп торган, хәзер инде картада да калмаган Майск авылында туа. 1961 елда аларның гаиләсе Кардонга күченеп килә. Әрибаш, Югары Тәтешле урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Әрибаш һөнәрчелек училищесында белем ала. Туган ил алдындагы хәрби бурычын Ерак Көнчыгышта үти егет. Чит җирләрдә «озын акча», бәхет эзләп йөрми ул, туган ягына кайта һәм гомерлеккә шунда кала. Хаклы ялга чыкканчы Әрибаш урман хуҗалыгында хезмәт сала. Тирә-як авылларда яшәүчеләр хәтерендә Рамил Мөгаллимов намуслы, гадел, эшен җиренә җиткереп башкарган урманчы буларак сакланып калган. Хаклы ялда булуына карамастан, кул кушырып тик утырмый ир узаманы. Авылдашы шәхси эшкуар Георгий Гыйлмаветдиновка ярдәм итә ул.

– Хезмәт белән гомер үткәне сизелми дә калган. Гомер буе эшләгән кешегә өйдә тик ятуы бик авыр икән. Башкарган эшемне сәламәтлегем какшау сәбәпле вакытлыча туктатырга туры килде, – ди Рамил .

Тормыш иптәше Әнифә Фәез кызының балачагы, яшьлеге ерак Казахстан далаларында үтә. 1976 елда ул да әти-әнисе белән бергә Кардонга кайта. Уфада текстиль сәнәгате белгечлеге буенча белем ала. Ике яшь йөрәкнең Кардон авылына күченеп яши башлавы аларның очрашуына сәбәпче була да инде. Кечкенәдәнхезмәт сөйгән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Рамил абый Әнифә апаны үзенә яр итеп сайлый. 1979 елда авылда яңа яшь гаилә барлыкка килә. Әнифә апа  балалар бакчасында пешекче, хуҗалык эшләре буенча мөдир вазыйфаларын башкарып, хаклы ялга чыга.

– Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә – сүзендә торган, башлаган эшен җиренә җиткерә белгән тормыш иптәшем. Тылың ныклы, «ярты ягың» акыллы, сабыр, тырыш булмаса, матур итеп дөнья корып та, тату яшәп тә булмыйдыр ул, – дип фикерләре белән уртаклаша Әнифә ханым.

Ялгышмаганнар Мөгаллимовлар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, сигез оныгы һәм бер оныкчыкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

 

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: