Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
15 февраль 2023, 14:45

Күңеленең йомшаклыгы кулларында чагыла

Күңеленең йомшаклыгы кулларында чагыла

Күңеленең йомшаклыгы кулларында чагыла
Күңеленең йомшаклыгы кулларында чагыла

Урамда күптәнге танышымны очраттым. «Менә массаждан кайтып киләм. Синең очравың бик урынлы булды әле. Шушы массажистка кызны мактап, рәхмәтләр әйтеп гәзиткә язарга иде. Аның йомшак куллары, ягымлы сүзләре шундый шифа бирә, бөтен авырту-сызлануларны оныттыра», – дип сөйләп китте ул. Үзем дә күптән түгел массажга йөргән, аннан чыккан пациентларның йөзләре канәгать булуларын чамалаган идем.

Җылы сүз – җан азыгы, ди халык. Бу әйтем 20 елга якын хезмәтенә тугры калып массаж кабинетында хезмәт салган Эльвира Мәгъзумовага тап килә. Эльвира Разиф кызы үскән урамда табиблар яши. Ул кечкенәдән шуларга кызыгып, мин дә үскәч ак халатлы булам, дип хыяллана. Югары Тәтешле 1нче мәктәбен тәмамлагач, Чайковск шәһәрендәге медицина колледжына шәфкать туташы бүлегенә укырга керә. Уку, әлбәттә, җиңел бирелми, үзаллы тырышлык, материалларны үзләштереп баруны таләп итә. Төп һөнәре белән бергә массаж ясау серләренә дә төшенә, кулына сертификат ала.

Кулына диплом алган яшь белгеч район дәваханәсенә массажистка булып урнаша. Эшенә җитди каравы, осталыгы, үз өлкәсендә яңалыклар белән танышып, һәрдаим белемен камилләштереп торуы белән пациентларның ихтирамын яулап өлгерә ул. Мәскәүдәге «Школа векторного массажа и соматики» дип аталган курсларда белем ала. «Бигрәк тә балаларга ярдәм итсәм, олылар күңелендә ышаныч тудырсам, үз бурычымны үтим, дип саныйм», – дип елмая Эльвира. Иптәше Айрат белән гөл чәчеп торган матур йортта тормыш корып, ике балага гомер бүләк итеп, тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Элина әнисе кебек медицинаны сайлаган, ул Пермь медицина университетының 2нче курсы студенты, Әмир 6нчы сыйныфта белем ала.

Эльвира белән Айрат өлкән буынны да хөрмәтләп яши: ике яклап та әти-әниләренә ярдәмләшеп торалар.

Рәмия СӘГЫЕВА

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: