Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
15 февраль 2023, 15:40

«Минем бәхетем басуларда»

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.

«Минем бәхетем басуларда»
«Минем бәхетем басуларда»

Радик Бәкиров – хезмәт юлын авыл җиренә багышлаган уңган механизатор. Ул чын җир кешесе диләр, аның кебекләр хакында. Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан таба. Үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен яратып башкарган, гомер буе һөнәренә тугры калган ул.

Радик Дарвин улы тумышы белән Көрәш авылыннан. Илдә перспективасыз дип кече авылларны зур авыллар белән берләштерү башлангач, Мәүә һәм Дарвин Бәкировлар гаиләсе дә Гәрәбашка килеп төпләнә.

 – Шәһәр тормышына нигәдер кызыкмадым. Әти белән әни гомере буе авылда яшәп, эшләгән кешеләр. Һәрбер аавыл малае кебек үк кечкенәдән техниканы яраттым. Акбулат, Шулган урта мәктәпләрендә белем алдым, – дип искә ала ул.

Армия сафларына киткәнче колхозда беренче хезмәт чыныгуы ала. Калининград өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәгән егет бәхетен читтән эзләп интекми, туган авылына кайтып төпләнә. Хезмәт юлын сайлаганда әтисенең гомере буе авылда яшәп, чын хезмәт кешесе булып эшләве-яшәве дә йогынты ясамыйча калмагандыр.

Хезмәт юлын иске тракторда башлап җибәрә. Яшь егеткә яңа техника, тракторны ышанып тапшырмаганнардыр инде ул чакта. МТЗ, ДТ тракторларын «йөгәнләп» колхозның чиксез басуларын эшкәртә Радик. Җитәкчелек аның хезмәтен күрә, югары бәяли һәм аңа К-700 тракторын ышанып тапшыра. Күңелендә үз-үзенә ышаныч, туган җирендә мул игеннәр үстерү теләге алга әйди яшь егетне. Шул көннән башлап, К-700 тракторы белән миллионлаган буразналар сыза, иксез-чиксез күләмдә иген бөртекләре үстерүгә үз өлешен кертә. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырларны иңләсә, кышын юл ачуда, МТФда барган эшләрдә катнаша. Эшләү барышында юлда ватылып калган вакытлары да була. Техниканы биш бармагы кебек белгән, тоемлаган механизатор анда да югалып калмый.

Фидакарь хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә Радик Бәкиров ярышларда җиңеп чыга, грамоталар, мактау кәгазьләренә ия була, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Иң зур бүләге – үткән елда республикабызда «Җирләрне туңга сөрү буенча иң яхшы механизатор» дәрәҗәсенә ирешеп, өр-яңа Лада Гранта автомобиленә ия булуы.

 – Хезмәтеңне бәяләүләре күңелле, тик минем өчен иң мөһиме болар түгел. Тигез тишелгән уҗымнарга, вакытында яуган яңгырларга, күкрәп үскән иген басуларына карап сөенәм. Районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклары белән танышып барам. Җир эше җиңелләрдән түгел, хезмәтеңне чын күңелдән башкарсан гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була, – ди ул.

Тормыш иптәше Нәзилә Рәдис кызы белән алар ике бала – кызлары Таңсылу, уллары Динирга да тиешле тәрбия һәм белем биргәннәр. Хәзер инде оныклары өчен җан атып, шатлыкларына сөенеп яшиләр.

Хезмәт кешене бизи дип юкка гына әйтмәгәннәр. Радик Дарвин улы да тырыш, уңган булуы белән матур. Тырышкан кеше барын да булдыра.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: