Иңне-иңгә куеп, инде ярты гасырдан артык тату һәм үрнәкле гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итә Яңа Тәтешледә яшәүче Галимә һәм Виктор Шәймөхәмәтовлар. Һаман шулай яшь, күркәм, җор телле булып, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп яшиләр. «50 ел үткән кебек тә түгел, рәхәт яшәдек», – ди алар.
Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлеген дә татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән, диләр. Виктор Туктамыш улы Яңа Тәтешледә туып-үсә. Туган авылы, Югары Тәтешле урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Благовещенда бухгалтерлар курсында белем ала. Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәп кайткач, авыл Советында бухгалтер булып эшкә башлый. Соңыннан хезмәт юлын туган колхозына багышлый ул. Хезмәт ветеранына мал караучы, амбарда оператор булып эшләргә дә туры килә. Кайда гына эшләсә дә, аның хезмәте һәрчак югары бәяләнә. Гаилә архивында хәрби хезмәт елларында ук бирелгән «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале белән бергә бихисап мактау грамоталары да кадерләп саклана.
Галимә Шаһи кызы Түбән Балтачта туган. Яхшы билгеләргә генә Бигәнәй урта мәктәбен тәмамлый. Ләкин арытаба укуын дәвам итәргә мөмкинчелек булмый аңа, чөнки гаиләдә ике малай берьюлы югары уку йортында белем алган була. Яңа Тәтешлегә туганнарына кунакка баргач таныша ул булачак тормыш иптәше белән. Вәгъдәләр биреп, аны армия сафларына озатып кала. Виктор ага кайткач, озакка сузмый гаилә кора яшьләр. Галимә апа баштагы мәлләрдә колхоз идарәсендә кассир, соңрак бухгалтер булып эшли. Хаклы ялга чыккач та, аны эшеннән тиз генә җибәрмиләр әле. 43 ел стажы булган хезмәт ветераны: «Өч колхоз рәисе белән эшләргә туры килде. Барысы да халыкның яшәү һәм эш шартларын яхшыртуга күп көч салдылар», – дип искә ала. 37 ел кайнанасы белән бер түбә астында яши Галимә апа. «Кайнанам белән тату яшәдек. Белмәгәнемне өйрәтте. Балаларыбызны карарга ярдәмләште, йортта кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Мин аңа бүген дә бик рәхмәтлемен», – ди ул.
Тормыш мәшәкате белән 50 елдан артык гомер сизелми үтеп киткән. Ничек кенә булса да, матур итеп йорт та салынган, агачлар да утыртылган, ике малай һәм өч кыз да үстерелгән. Һәркайсына белем биреп, олы тормыш юлына озатылган. Бүген алар шул балаларының уңышларына шатланып, игелеген күреп, оныклар сөеп яшиләр. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Тырыш, белемле һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Шәймөхәмәтовлар.
Алтын туйларына җиткән әлеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яшиләр. Шушы матур тормышларының рәхәтен күреп, тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.