Барлык яңалыклар

Укытучы дигән даны бар

Укытучы буларак үзенчәлекле фикере, тел байлыгы, дәрте, үз эшенә мөкиббән китүе белән аерылып торган Зифинә Гыйлемшинаның хезмәт еллары Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә үткән.

Укытучы дигән даны бар
Укытучы дигән даны бар

 Ул әле дә сафта, чөнки башлангыч сыйныфлар укытучылары төрле сәбәпләр белән Зифинә Гаделҗан кызын дәрескә чакырырга мәҗбүр була.

Әйе, өч дистә елдан артык хезмәт салган мәктәбе белән элемтәне өзми ул, еш кына тәрбия сәгатьләрендә катнаша. Ул укучыларны укытучы һөнәренең нечкәлекләре, кем ул остаз, дигән төшенчәләр белән таныштыра. Табигать аңа сәләтне дә, тырышлыкны да жәлләми биргән: оста чаңгычы, скандинав йөреше белән шөгыльләнүче, волейбол командасында призлы урыннар алган укытучы ул. Әле генә ГТО нормативларын алтын билгесенә тапшыруы да аның физик һәм рухи ныклыгын дәлилли.

Бүлкайпан авылының уңган колхозчылары Хәйрә һәм Гаделҗан Гайсиннарның гаиләсендә туып, дүрт малай арасында ныклы, төпле кыю булып үсә ул. 8нче сыйныфны тәмамлап, Оса педагогия училищесына укырга керә. 4 ел дәвамында башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәре белән бергә музыкаль белем дә ала. Ноталар ярдәмендә баянда уйнарга өйрәнә, пионервожатый эшенең дә асылына төшенә. Элекке укытучының абруен карасаң, алар балалар өчен икенче әни дә, тугры дус, сердәш тә иде. Әйе, башлангыч сыйныфлар укытучылары һәрьяклап та камил булырга тиеш.

Кулына диплом алган яшь укытучыны Аксәет мәктәбенә тәгаенлиләр. «Бүгенгедәй хәтеремдә: балалар күп, кул күтәреп җавап бирәләр, апа, дип өзелеп торалар. Лилия Маликовна белән Әнисә Нәбиевна ничек план язарга, дәрескә максат куярга өйрәтте», – дип искә ала Зифинә Гыйлемшина.

1986 елда Югары Тәтешле 2нче мәктәбенә озайтылган көн группасына тәрбияче булып килә. Икенче елда исә аңа беренче сыйныф балаларын тапшыралар. Директор Закир Локманов, хезмәттәшләре аны бик җылы кабул итә. Хезмәт дәверендә Зифинә Гаделҗан кызы сигез чыгарылыш классы озата. Һәрберсен үз балаларыдай якын күрә. Әйе, укытучы булып эшләр өчен балаларны ярату, сабырлык, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел табып, тыгыз элемтәдә тору таләп ителә. Укытучы үзе маяк булып янганда гына, укучыларына яктылык өләшә, укуга кызыксыну уята һәм үзенә карата ихтирам яулый.

Хезмәт елларында намуслы хезмәте өчен Зифинә Гыйлемшина БРның Мәгариф министрлыгы Почет грамотасы һәм РФнең «Мәгариф алдынгысы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Укытучы үз өстендә күп эшли. Белемен камилләштерү максатында, М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт университетына читтән торып укырга кереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы дигән югары белем ала.

Гаилә тормышына күз салсак, ул бик бәхетле хатын-кыз. Йосып авылының Әдия һәм Малик Гыйлемшиннар йортына килен булып төшә Зифинә. Гомерен мәгариф системасына багышлаган кайната да, кайнә дә киленне бик яраталар. Кыз туганнары янында тәрбияләнеп үскән Раил дә яхшы тормыш иптәше була.

Гомеренең икенче яртысында да яшьнәп яшәргә вакыт һәм ямь таба Зифинә Гаделҗан кызы. Ә Гыйлемшиннарның укытучы династиясен аның кызлары, оныклары дәвам итә.

 

Автор Фәрзәнә Исмәгыйлева

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: