Барлык яңалыклар

Ишле гаилә – ил терәге

Җәмгыяттә үз урынын тапкан, кешеләргә изгелек өләшкән, ата-бабаларының рухын онытмаган, гаилә корып балалар үстергән кеше бәхетле һәм матур була. Әрибаш авылында гомер иткән Фаат Шәрифҗановның да гомере ишле гаиләсе, яратып кавышкан Фәүзиясе, берсеннән-берсе кадерле балалары белән намуслы хезмәттә үтә.

Ишле гаилә – ил терәге
Ишле гаилә – ил терәге

Дәү агачның тамырлары җәелеп үскән кебек Фәүзия һәм Фаат Шәрифҗановларның тату гаиләсендә дә 12 бала дөньяга килә. Кызганычка каршы, икесе кечкенә вакытларында дөнья куя. Герой ата-ананың ун баласы үсеп, зур тормышка юл ала.

Фаат ага Минзәләдән дини белем бирү өчен безнең якларга җибәрелгән укымышлы Мостафин Шәрифҗан Гәбделхафиз гаиләсендә туып-үсә. Әнисе Кәшфия Хәсән кызы да бик уңган, белемле, Коръәнне яттан белгән абыстай була. Фаат ага яшьтән хаста гына үсә, хәтта аны армиядән дә кайтарып җибәрәләр. Ул Тибел-Кардонда урман чыгаручы, пилорамда агач яручы булып эшли. Шифалы урман һавасының тәэсире көчле була – Фаат ага да ныгып китә. Ишле гаиләдә туып-үскән Акбулат сылуы Фәүзия Зариф кызы белән гаилә кора алар. Фәүзия иптәшләре белән урман чыгаручы машиналарга көрәк белән юл ача. Кышлары да ул чакта чатнама салкыннары, атнашар дулаган бураннары белән истә калган.

Авыр тормышның мих­нәтләре һәркемгә кагылгандыр ул елларда. Фәүзия кияүгә килгәндә энесе Идрис белән сеңелесе Рәмзияне дә үзе белән Әрибашка алып килә. Чөнки әниләре иртә дөнья куя, ә балалар кечкенә. Фаатның сеңелесе Финә дә алар белән яши. Тибел-Кардонда агачтан эшләнгән бер кечкенә баракта яши алар. Ике-өч ел саен гаилә арта бара. Алтынчы баладан соң авырга калган Фәүзия апа дәваханәгә бара. Моны белеп калган Фаат ага артыннан барып, алып кайта. «Сиңа кирәкмәсә, миңа кирәк, артык балам юк. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Кара аны, хатын, икенче андый уй башыңа да кермәсен», – дип кисәтә ул. Җиденче балалары Зөлфия шулай дөньяга килә. Аннан гаиләдә тагын ике кыз һәм бер ул үз урынын ала. Ишле гаиләдә әти-әнисенең шатлыгы булып Салават, Әлфия, Азат, Рәсимҗан, Гөлфия, Вәкил, Зөлфия, Гүзәлия, Исмәгыйль, Инзилә канат ныгытып олы тормышка аяк баса.

Фаат аганың уллары ил алдында булган изге бурычларын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайталар. Олы уллары Салават ике ел Германиядә табиб булып хезмәт итә. Әле ул медицина подполковнигы дәрәҗәсендә Казан шәһәрендә табиб-травматолог булып хезмәт сала. Казан кызы Фирая белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Икенче уллары Азат гомерен юллар белән бәйләгән – ул водитель булып хезмәт сала. Чернушка шәһәрендә яшәп, хатыны Флүзә белән ике ул һәм бер кыз үстерделәр.

Өченче уллары Рәсимҗанның да әтисе кебек куллары алтын: нәрсәгә тотынса, шуны оста итеп эшләп куя. Хәзерге көндә нефтьче-газовик вахта ысулы белән эшләп йөри. Тормыш иптәше Айсылу Нил кызы белән ике ул үстереп аякка бастырганнар. Шәрифҗановларның нәсел җебен дәвам итүче уллары Илсур белән Алмаз югары белемле һөнәр ияләре.

Рәсимнән кечесе, күпләребез өчен таныш Вәкилнең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул Чайковский физкультура институтын тәмамлап, туган мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Быелгы уку елында аны мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр. Вәкил кечкенәдән тырыш, музыкага тартылган егет булып үсә, үзаллы гитарада уйнарга өйрәнә. 30 елдан артык «Кордон» инструменталь ансамблен җитәкли. Яшь буынны тәрбияләүгә күп көч сала. Лапта, баскетбол, футбол буенча район һәм республика масштабындагы спорт ярышларында аның кул астында шөгыльләнүче укучылар гел призлы урыннар яулый. Вәкил Фаат улы бик күп Почет грамоталарына лаек булган. Тормыш иптәше Марина белән дүрт бала тәрбиялиләр. Уллары Нияз белән Руслан икесе дә авиа­ция институтында белем ала, кызлары Юлия Бөре педагогия институтының магистратура бүлегендә укый. Кече кызлары Динә 7нче сыйныфта укый. Әтиләре кебек алар да гитарада уйный, җырлыйлар.

Фаат аганың төпчек улы Исмәгыйль дә югары белем алып, үз эшен ачып җибәрә. Ул спорт җиһазлары сату белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше Ләйсән белән өч кыз үстерәләр – Радмила, Арина, Аделия.

Фаат ага белән Фәүзия апаның кызлары берсе дә читкә китми. Алар матур итеп туган җирләрендә гомер итә. Олы кызлары Әлфия Свердловск шәһәрендә икътисадчы белемен үзләштерә. Әрибаш авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесында озак еллар бухгалтер булып эшли. Тормыш иптәше Тимерҗан Шәрыгин белән бергә гомер итүләренең 40 еллыгын бәйрәм иттеләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Ирина Чайковский физкультура институтында педагог булып эшли. Санкт-Петербургта педагогия фәннәре кандидаты исемен яклап кайта. Уллары Ирек ОБЖ буенча Пермь тикшеренүләр институтында белем ала. «Ул компьютерлар буенча гений, телефон ватылса да, компьютерлар, ноутбуклар эштән чыкса да, аңа мөрәҗәгать итәбез», – ди туганнары.

Гаиләдә 10 бала, димәк, 10 төрле холык, фигыль, һәрберсенең үз сүзе. «Морадына ирешә торган нык­лы рухлы Зөлфия, үз сүзен сүз итүче Гөлфия, тиктормас Исмәгыйль, ә арабызда иң басынкы, тыңлаучаннары – Вәкил белән Инзилә», – ди апалары.

Мәктәпне тәмамлаган Гөлфияне шәһәргә укырга җибәрергә өнди башлагач, миңа иң беренче тун белән итек алып бирегез, шуннан барырмын укырга, дип үз таләбен куя Кәҗә елында туган Гөлфия. Әлбәттә, алып бирәләр. Ул Кунгур шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштереп кайта. Урманчылыкта бухгалтер, аннан соң авыл мәдәният йортында җитәкче булып эшли. Нуриман районыннан училищеда укырга килгән егет Рәфис Корбангали улы Гөлфияне өч тапкыр озата да, ә дүртенчесендә аның кулын сорарга  әнисен алып килә. Менә алар шул көннән алып 33 бергә тату гомер итәләр. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Зөлфия дә тормышта үз урынын тапкан бәхетле хатын-кыз. Бөре педагогия институтының башлангыч сыйныфлар факультетын тәмамлый ул, 15 елга якын китапханәләр системасында хезмәт сала. Район һәм рес­публика җыр бәйгеләрендә, гаилә конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулый. Балаларының уңышларына сөенеп, белгәннәрен укып, булганына шөкер итеп яши ул. Тормыш иптәше Дарвин Данис улы белән яңа йорт тергезеп керделәр, олы яшьтәге әниләрен тәрбияләп карыйлар.

Фаат аганың дүртенче кызы Гүзәлия дә апасы кебек башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә. Әмма аның тормыш юлы хәзер медицина белән бәйләнгән. Ул хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ягымлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер Гүзәлияне авырулар да, хезмәткәрләре дә ихтирам итә. Тормыш иптәше Илшат Габделхаков белән район үзәгендә яшиләр.

Төпчек кызлары Инзилә Бөре педагогия институтын тәмамлап, туган авылында математика дәресләре укыта. Мәктәптә шахмат түгәрәге алып бара. Аңа пионервожатый эше дә йөкләтелгән. Тормыш иптәше Кирилл Коновалов белән өч ул үстерәләр – Артем, Данила, Артур. «Артур кечкенә булса да, телгә оста, урман, анда яшәгән җәнлекләр, бөҗәкләр турында бертуктамый лекцияләр сөйли ала», – ди апалары. Афәрин, тырыш, уңган егет булып үсеп киләләр.

Вәкилнең матур итеп гитара чертүенә сокланып, кече сеңелләре дә гитарада уйнарга өйрәнә. Туган көннәр, бәйрәмнәрдә гитара моңнары астында җырлашып ала туганнар. Менә шундый уңган, бердәм, ачык йөзле, акыллы балалар үстереп аякка бастырган Фәүзия апа белән Фаат абый Шәрифҗановлар. Булдыклылык каннан, нәселдән килә, диюләре хак. Кайсын алсаң да, югары белем алган, яктыга, омтылган аның балалары.

Әниләре Фәүзия Зариф кызы «Ана даны» медале белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, 1999 елда яман чир аны ахирәткә алып китә. Үлгән артыннан үлеп булмый, тормыш дәвам итә. Фаат ага да бал кортлары тота, умарталар, рамнар ясый, Уфа шәһәрендә дини белем үзләштереп кайта, хаҗга барырга да насыйп була аңа. Үзгәртеп кору елларында мәчетләргә юл ачыла һәм аны авылга имам итеп сайлап куялар. Корбаннар чалдыра, дини бәйрәмнәрдә вәгазьләр укый, фарыз гамәлләррен үти, биш вакыт намазын калдырмый иде ул. Ялгыз канат кагу бик авыр, шунлыктан Архангель якларыннан Нәҗибә абыстай белән кушылып, гаиләсен тулыландыра Фаат Шәрифҗан улы.

Гаилә башлыгы – дөнья тоткасы, диләр. Бергә җыелып, киңәшләшеп, эшләрне бердәм башкарып, бәйрәмнәрне бергә үткәреп матур яши алар. Балалары әтиләренә сыенып: «Әти, кайсыбызны ныграк яратасың?» – дип сорыйлар. «Барыгызны да көтеп алдым, барыгызны да бертигез күреп яратам, балакайларым», – дия торган була.

Минзәләдән безнең як­лар­га килгән Шәрифҗан Моста­финның барлык варисларын җыйсаң, үзе бер авыл булыр иде. Фаат аганың 23 оныгы үсеп үзаллы дөнья көтәрлек, ә туасы оныкчыклар күпме булыр! Уллары ил сакчылары, кызлары уңган-булган һөнәр ияләре. Затлары яхшы, ди торганнар иде элек мондый укымышлы яхшы кешеләр турында. Әрибашта гомер итеп, 10 бала тәрбияләп, гаиләм, илем, дип яшәп дөнья куйган Фаат Шәрифҗановның да дәвамы затлы булыр...

Кеше үзеннән соң акыллы, тәүфыйклы балалар калдырырга тиеш, ди китап. Фаат Шәрифҗан улы да үзеннән соң иманлы балалар калдырды. Йортын да тергезде, уллар да үстерде, агачын да утыртты ул үз гомерендә. Аның балалары халкыбызның гореф-гадәтләрен, изге йолаларын, тамырларын барлап, нәсел җепләрен дәвам итә.

Автор Фәрзәнә Исмәгыйлева

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: