Барлык яңалыклар

Безне сугыш чүкеп чыныктырды

Сугыш чоры балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да, авыр хезмәтне дә үз җилкәсендә татыган буын. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бервакытта да зарланып, уфтанып утырмаган.

Безне сугыш чүкеп чыныктырды
Безне сугыш чүкеп чыныктырды

Суфия апа Нурисламова – тыл ветераны. Бөек Ватан сугышы башлаганда 14 яшьлек үсмер кыз була ул. 1942 елда биш абыйсы берьюлы фронтка китә һәм бишесе бергә суга төшкәндәй хәбәрсез югала. Әлегә кадәр аларның бер хәбәре дә юк. Кемнеңдер су төбенә китте алар, дигән сүзләре ишетелеп кала, әмма ул вакытта бу сүзләргә игътибар итүче булмый.

Суфия апаның әнисе иртә тол кала. Һәм ул җиде балалы олы яшьтәге Хәсәнҗанга кияүгә чыгып, тагын өч бала дөньяга килә. 1870 елда туган Хәсәнҗан 1942 елда вафат була. Төпчек кыз Суфия ата бер, ана башка балалар белән дус-тату булып, Балтач районы Яхшый авылында яшәүче Нурисламовларның ишле гаиләсендә үсә.

Суфия апаның иң олы абыйсы Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш туктагач та әле озак кына еллар Германиядә хезмәт итеп, сеңелесенә өс киеме алып кайта. Кыз балага кирәк ул, дип, сеңелесенә гел ярдәм итеп яши ул. «Абыем бик укымышлы булды. Калган гомерен хәрби комиссариатта хезмәт итеп, озак яшәп дөнья куйды», – ди Суфия Хәсәнҗан кызы.

Гомер йомгагын сүтә-сүтә, Суфия апаның яшьлек елларына әйләнеп кайтабыз. Килен булып төшкән чаклары әле бүгенгедәй хәтерендә аның. «Иптәш кызым кунакка чакыргач, әниемнән рөхсәт сорап, Шәвьядыга утырмага киттем. Турыдан ара ерак түгел. Кул эшемне дә алдым –кайда барсам да җеп һәм энәләрем үзем белән булды. Минем килгәнне алдан белгәнме-юкмы, аларга бик дастыен бер егет килеп керде. Озак утырмады, аның артыннан ук бер апа килде. Мин оекбаш бәйләп утырам. Мич артында хуҗабикә белән теге апа пыш-пыш нидер сөйләшәләр. Хәтмулла мине бик ошаткан икән. Инәй, син риза булсаң, мин аңа өйләнер идем, дип әйткән икән егет. Шуңа әнисе мине күрергә килгән. Җиңгәчәйдән бу сүзләрне ишеткәч, оялудан кызарындым, мин ир эзләп килмәдем, дип, чыгып йөгердем. Икенче көнне әнисе белән минем кулымны сорап килде Яхшыйга. Хәтмуллам бик акыллы булды. Өрмәгән җиргә дә утыртмас иде. Кул күтәрү түгел, кычкырып та эндәшкәне булмады, – дип гомер йомгагын сүтә Суфия апа. – Ул водитель булып эшләде, мин халыктан сөт җыеп тапшырдым. Элек авылда йөзләгән сыер, сарык бар иде бит, эш кешене бетерми ул, чыныктыра гына. Кайнәләрем белән бик тату яшәдек. Хәтмулладан кала тагын биш малай, алар озын буйлы, ныкча егетләр. Мин кечкенә буйлы, алар янында бала-чага кебек кенә. Әллә шуңа күрә кайнәм миннән авыр эш эшләтми иде. Килен булып төшкән елда печән чабарга бардык. Бар, килен, син чәй кайнатып тор, үзебез чабабыз, ди кайнатам. Юк, әти, мин чабам, чәй кайнатырга әни барсын, дип җавапладым. Шушы сүзем өчен ул миңа гомер буе рәхмәтле булды. Шулкадәр ярдәмчел, яхшы кешеләр булдылар, урыннары оҗмахта булсын», – дип, Суфия апа күз яшьләрен сөртеп алды.

1970 елда Суфия апа белән Хәтмулла абый район үзәгенә күчеп килеп, өй төзеп керәләр. Суфия апа башта хезмәт комбинатында тегү тегә, аннары лаек­лы ялга чыкканчы ашханәдә пешекче булып хезмәт сала. Хәтмулла ага водитель булып эшли. Гаиләдә бер ул, бер кыз туып тәрбия ала. «Кызларны өйдә таптым, дәваханәгә баргач малай бирделәр. Кызганычка каршы, беренче улыбыз тугыз айлык чагында дөнья куйды. Бер юлаучы хатын кереп кунган иде. Әллә күз тиде, әллә бер авыруы бар иде. Чыгып киткәндә ул, улыгызны карагыз, дип кисәтеп куйды. Өч көн эчендә улыбыз өнсез калды. Кайнатам оныгын кочаклап, үрсәләнеп елады ул чакта. Күзгә күренгән бала бит, бик авыр булды», – ди Суфия апа.

«Ленин урамының 16нчы йорты азаккысы, тирә-ягы басу иде. Без шундагы салам эскертләре башына менеп уйный идек. Гомерләр үтә икән ул. Әтинең вафатына да 20 ел тулып үтте. Бер басыр урынга биш басып йөри торган әтине кайгы бетерде. Башта Фәйрүзә апабыз юл фаҗигәсенә эләгеп, аның өчен көйде-янды. Аннан соң оныгын яман шеш алып китте. Йөрәге күтәрә алмады әтинең», – дип сүзгә кушыла Суфия апаның кызы Инзилә.

Үзе дә ялгыз калгач, туган йортына кайтып әнисен тәрбияли ул. Җәйләрен кош-корт алып карыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр. 96 яшь белән барса да Суфия апа карагатларын, җиләкләрен үзе җыярга ярата. Ә кайнату, эшкәртүне Инзилә башкара. Җәй көннәрендә йортта оныклар, туганнар ялга җыела. Нәнәйләре өчен өзелеп тора алар. Суфия апаның сигез оныгы, өч оныкчыгы үсеп килә. Алар миңа яшәргә көч-дәрт бирә, дип сөенә ул. Әле булса күзлек кимичә гәзит укый, алмаз мозаика белән картиналар ясый ул. Утыргыч, диванда үз куллары белән бәйләнгән япмалар ята. «Әниебез тегүгә бик оста булды. Без, дүрт кыз, бертөрле күлмәкләр киеп йөри идек үскәндә. Әле аз гына хәтердә калган: яңа күлмәк кигән саен күрше әбигә котлатырга керә торган булганбыз. Ул безгә кәнфит, тәм-том яисә биш тиен акча бирә иде. Әти-әниебез белән горурланып яшәдек, күрше-тирә белән дус-тату булдык. Барлык эшләрен бергә башкаралар иде. Сугым чакларында зур бәйрәм була торган иде. Хәзер әни белән шуларны сагынып искә алабыз. Әнинең хәтере яхшы, бергә эшләгән хезмәттәшләре белән дә күрешеп тора», – ди Инзилә.

«Безнең нәсел озын гомерле, үземнең әни 100 яшен тутырып үлде. Минем дә исәп 100гә җитәргә иде әле», – дип елмая Суфия Хәсәнҗан кызы. Амин, җитәргә язсын. Оҗмахта яшәгән кебек байлыкта, матурлыкта, татулыкта, тәрбияле булып балалар кадер-хөрмәтендә ник яшәмәскә?!

Автор Фәрзәнә Исмәгыйлева

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: