Рамил абый Хәйруллин, күпчелек ир-атларга хас булганча, бик тыйнак булып чыкты. Башта гәзиткә язуыбызны теләмәсә дә, күндерә алдык төсле. Ул ялгызы гына өч баласын үстереп, аларга белем биреп, хыялларын чынга ашырган үрнәк әти.
Рамил Мансур улы Боргынбаш авылында туган. Күрдем урта мәктәбен, Нефтекама нефть колледжын тәмамлаган егет, туган авылына кайтып, Краснохолм нефть һәм газ чыгару идәрәсенең 4нче промыселына эшкә урнаша. Һәм сайлаган һөнәренә хаклы ялга чыкканчы тугры кала. Нефть һәм газ чыгару буенча оператор хезмәтенә 40 елга якын гомерен багышлый ул. Әйтүе генә җиңел. Ә бит шушы гомер эчендә күпме чакрымнар үтелгән, күпме скважиналар хезмәтләндерелгән.
1982 елда Яңавыл районы Тартар авылы кызы Инзилә Динислам кызы белән матур гаилә кора алар. Гаиләдә бер-бер артлы өч кыз – Чулпан, Рәмилә, Айсылу дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, парлы гаилә тормышы 14 кенә ел дәвам итә – каты авырудан соң Инзилә ханым бакыйлыкка күчә. Ул вакытта өлкән кызларына – 13, кечеләренә 6 яшь була. Шулай итеп, кызлар әни, Рамил абый хатын-кыз назыннан мәхрүм кала.
Югалтуны бик авыр кичерә Рамил абый. Ә аннары, ничек кенә булмасын, бирешергә ярамый икәнен аңлый. Ул үзенең бар гомерен балаларына багышларга карар итә, аларга иң яхшы әти булырга тырыша. Һәм шулай була да. Ихата тутырып малын да карый, кош-кортын да үстерә. Кирәк булгач, керен дә юа, савыт-сабасын да. Кызларына менә дигән тәрбия биреп, белем алырга ярдәм итеп, үзаллы тормышка аяк бастыра әти кеше. Бүгенге көндә Чулпан гаиләсе белән – Югары Тәтешледә, Рәмилә Нефтекамада яши, ә төпчеге Айсылу үзе янында. Өч оныгының яраткан дәү әтиләре ул.
Кызларыгыз бәләкәй чакларында әниләрен сагындылармы, еш искә алдылармы, дигән соравыма:
– Әни – үз урынында, әти үз урынында инде, – диде өч бала әтисе. – Балаларым бик тырыш, максатчан, акыллы булып үсеп җитте. Ләкин уртага салып, ачылып китеп әниләре, аны сагынулары турында сөйләшеп утырганыбызны хәтерләмим. Һәркайсының, шул исәптән минем дә, барысы да – күңелебездә. Ничек сагынмасыннар?! Сагындылар, әлбәттә. Әни бит инде ул. Әти ничек кенә яхшы булса да, әнине алыштыра алмый…
Тормыш шулай дәвам итә. Хаклы ялда булган ир узаманы кул кушырып утырмый. Хүҗаның ихатасына килеп кергәч, анда ялгыз ир-ат яши икән, димәссең дә. Ул үстергән чәчәкләр күз явын алырлык булып утыралар. Ә алар бик күп төрле. Тәрәзә төбендәге бүлмә гөлләре дә шау чәчәктә. Бал кортлары үрчетү белән мәшгүль икән Рамил Мансур улы. «Белмәгәнемне интернеттан өйрәнәм, тәҗрибәле кортчылардан сорашам», – ди ул.Тормышларында ныклы терәк булган әтиләрен өзелеп ярата кызлары. Вакыт табып туган йортларына кайтырга тырыша алар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам: «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – дигән. Рамил Хәйруллин да кызларына яхшы тәрбия биреп, зур мирас калдыра дип курыкмыйча әйтә алабыз.