Барлык яңалыклар

Гаилә бәхетенең гади сере

Соңгы елларда авылларыбыз зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар таркала, авыллар картая. Бар тырышлыгын салып, ничек тә авылны саклап калырга тырышучыларның булуы сөенечле, әлбәттә. Районыбызда үз көчләре белән тырышып дөнья көткән, акыллы балалар тәрбияләгән гаиләләр бихисап. Бу мәкаләмдә шундый гаиләләрнең берсе – Иске Кайпан авылында яшәүче Роза һәм Нәфкать Фәһамановлар турында бәян итәсем килә.

Гаилә бәхетенең гади сере
Гаилә бәхетенең гади сере

Роза Тимергазе кызы да, Нәфкать Рәфкать улы да Иске Кайпанда туып-үскәннәр. Күрше урамда яшәп, бер мәктәптә белем алалар. Нефтьчеләр гаиләсеннән булган кыз тырыш егетнең күңелен яулый: яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына.

Мәктәпне тәмамлагач, Роза ханым күрше Куеда поселогындагы балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Нәфкате өйләнешергә тәкъдим ясагач, кыз да кире какмый. Шулай итеп, Иске Кайпан авылында яңа матур гаилә барлыкка килә. Кияүгә чыккач, Роза Тимергазе кызы Нефтекама педучилищесын тәмамлый. Салдау башлангыч мәктәбенә укытырга бару тәкъдимен кире кага ул. Хатын-кызга урман аша 11 чакрым араны җәяү йөрү куркыныч та, авырга да туры килә, дигән фикергә килә ул вакытта Фәһамановлар. Шул көннән башлап Роза Иске Кайпан мәктәбе интернатында тәрбияче, төнге няня булып хезмәт куеп, хаклы ялга чыга. Аның хезмәте бик күп почет грамоталары белән билгеләнә.

Нәфкать ага туган авылы Аксәет урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Оса авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ләкин гаилә хәле буенча укуын тәмамларга насыйп булмый аңа. Туган ил алдындагы изге бурычын егет ерак Калининград өлкәсендә ракета гаскәрләрендә намус белән үти. Иске Кайпанына кайту белән җиң сызганып туган колхозында хезмәт итә башлый. Кем генә булып эшләмәсен, ул һәр эшне җиренә җиткереп башкара. «Хезмәт ветераны» исеме, бихисап Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары – аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Колхоздан эштән әле быел гына туктадым. Хаклы ялда булуыма карамастан, ярдәм сорап килсәләр, кулымнан килгәнчә булыштым. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр бит борынгылар. Колхозыбызның акрынлап таркалуы гына эчне пошыра», – ди Нәфкать Фәһаманов. Ә бит инде ул 70 яшьлек юбилеен билгеләгән ир узаманы.

Уңган, тату бу гаиләдә биш бала – ике кыз, өч малай тәрбияләнгән. Фәһамановларның балалары да әти-әниләре кебек илебез мәнфәгате өчен тырышып хезмәт итәләр. Кызлары Ирина Мәскәү архитектура университетын тәмамлаган, хәзер гаиләсе белән шунда яши. Гөлшат Нижневартовск шәһәрендә сәламәтлек саклау тармагында эшли, гөрләтеп дөнья көтә, балалар үстерә. Илшат белән Дилшат Екатеринбург шәһәрендәге «Уральские локомотивы» заводының алдынгы хезмәткәрләре. Илшат ике тапкыр Австриядә белемен камилләштереп кайтып, евростандартларга туры килгән эретеп ябыштыручы таныклыгына ия була. Иң кече уллары Руслан туган якта калуны хуп күргән – ул гаиләсе белән Югары Тәтешледә төпләнгән, ерак Себер якларында экскаваторчы хезмәтен үти. Бүгенге көндә алты оныкның яраткан дәү әти-дәү әнисе булу бәхетенә ирешкән Роза апа белән Нәфкать абый.

Роза һәм Нәфкать Фәһамановларны чын җир кешеләре, дияр идем мин. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар әле дә ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Атлары гына сигез баш аларның. Алар янында сыер, үгез, бозау, сарыклар да бар. Бал кортлары үрчетергә дә өлгерә бу гаилә. «Мин үземне белгәннән башлап бал кортлары бар иде. Гомерем буена карадым мин аларны. Аларның гөжләүләрен ишетү үзе бер рәхәтлек бирә бит ул», – ди гаилә башлыгы. Капканы ачып кергәч тә, чагу төстәге биһисап төрле чәчәкләр күзнең явын алса, тәрәзә төпләрендәге шау чәчәктә утырган яран гөлләрен, орхидеяләрне күреп, тагын бер таң каласың. «Бакча, бүлмә гөлләре, чәчәкләр үстерү – минем яраткан шөгылем. Аларга карап күңелгә тынычлык иңә, кәеф күтәрелә», – дип кушыла хуҗабикә. Бакчаларында алмагач, груша, карлыганның әллә ничә төрле сорты үсә.

«Туганнар белән аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырыштык. Аллаһка шөкер, алар да бер-берсе өчен җан атып торалар. Тырыш хезмәт, сәламәт тормыш алып бару серләрен, булганына шөкерана кылып яшәргә кирәклеген кечкенәдән аңлатып үстердек аларга. Һәрберсе тормышта үз урынын табып, матур итеп яши бүген. Ә ата-ана өчен моңардан зур бәхет бармы?!» – дип дәвам итте сүзен Роза ханым. Әйтергә кирәк, Фәһамановлар балалары булмаган олы яшьтәге ике туганын да тәрбияләп карыйлар.

Гаилә бәхетенең сере нидә, дигән соравыбызга, «Татулыкта, тырыш хезмәт белән туган җирне, аның кешеләрен яратып яшәүдә. Туганлык җепләрен өзмичә ярдәмләшеп, кунакчыл булып, олыларның киңәшләренә колак салып яшәсәң, тормыш матур була ул», – дип җаваплады бу күркәм гаилә.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: