Күрдем авылында яшәүче Дарвин Маликов та шундыйларның берсе. Хаклы ялда булуына карамастан, ул әле дә туган колхозы мәнфәгатьләрен кайгыртып яши.
Дарвин Әдип улы Боргынбаш авылында туып-үсә. Авылда башлангыч белем алганнан соң, укуын Күрдем урта мәктәбендә дәвам итә. Техникага булган кызыксынуы аны Нефтекамадагы 47нче һөнәрчелек училищесына алып килә. Анда ул автослесарь-шофер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Краснохолм нефть һәм газ чыгару идарәсе 4нче промыселының автотранспорт колоннасында слесарь булып башлый. Ерак Көнчыгыш тарафларында намус белән Туган ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, слесарь хезмәтен дәвам итә. Яшь чак – яшьнәр чак, диләр бит. Дарвин ага да башка бик күпләр кебек үк ерак Себер тарафларына юл тота. «Башсибнефть» жәмгыятендә бульдозер машинисты булып эшли ул. Туган якның тарту көче үзенекен итә – ул кире Күрдемгә кайта. 2007 елдан бирле К.Маркс АПКсының алыштыргысыз, уңган шоферы ул.
– Техниканы яшь бала карагандай тәрбияләп торсаң гына аның да җавабы шундый була. Ә мин нинди генә машинага утырсам да, аны җентекләп карыйм, һәрчак төзәтеп-майлап торам, – ди булдыклы шофер.
Хуҗалык җитәкчелеге, хезмәттәшләре дә Дарвин Әдип улы турында тик уңай фикердәләр.
– Үз эшенә күңел җылысын биреп, җиренә җиткереп башкара ул. Тәүлекнең кайсы вакытында эндәшсәң дә, бер вакытта да, юк, дими. Машинасы һәрчак төзек аның. Хуҗалык уңышларында Дарвин Әдип улының өлеше бик зур, – ди инженер Миләүшә Тимерәева.
– Җаваплы чорда вакыт белән исәпләшми эшләгәндә күңелемә, әле ярый, мине өйдә аңлыйлар, шулай булмаса бу кадәр юллар узалмас, яраткан хезмәтемне дә ничә еллар башкара алмас идем, – дип сүзен дәвам итте шофер.
Тормыш иптәше Нәфисә апа аның терәге, киңәшчесе. Ул гаилә башлыгының һәрвакыт юлда, руль артында, эштә булуына күнегеп, йорттагы эшләрнең күпчелеген үзе башкарырга күнеккән. Нәфисә Сөләйман кызы белән алар 1989 елда гаилә учагын кабызалар. Бу тату гаиләдә бер кыз һәм бер ул тәрбияләнә. Кызлары Инзилә гаиләсе белән Яңавылда яши. Уллары Рөстәм исә вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли. Ул да матур гаилә корган. Нәфисә һәм Дарвин Маликовлар өч оныкларының уңышларына сөенеп, аларга сокланып яши бүгенге көндә.
– Шушы оныклар янында үземне кабат яшьлегемә кайткандай хис итәм. Авырлыкларга бирешмичә, яшәргә дә яшәргә әле. Алда бит мине әле тагын озын юллар көтә, – ди Дарвин ага.
– Бер-береңне аңлап, киңәшләшеп яшәсәң генә матур тормыш кичереп була, – дип сүзгә кушылды Нәфисә апа.
Дарвин Маликов кебек өлкән яшьтәгеләргә сокланмый мөмкин түгел. Алар башкаларга кулларыннан килгән кадәр ярдәм итеп, булганына шөкерана кылып, һәр аткан таңга сөенеп яши белә.