Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
24 октябрь 2023, 11:52

Йөрәгенә сыйган барсы да

Әгәр дә Җир йөзендәге һәр кеше башкалар өчен бер генә яхшылык эшләсә дә, яшәеш күпкә уңай якка үзгәрер иде. Үзенең йөрәгендә мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны сыйдырганнар гына тирә-юньгә нур һәм шатлык таратырга сәләтле.

Йөрәгенә сыйган барсы да
Йөрәгенә сыйган барсы да

Нәкъ менә Иске Чокырда яшәүче Хәмдүнә апа Гарипова кебек.

Аның белән мин Иске Чокыр башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләгән вакыттан бирле таныш. Ул җыештыручы булып хезмәт куя иде. Шул вакытлардан ук мин Хәмдүнә апаның  киң күңеллелегенә, ярдәмчел булуына шаһитмын.

Бүлкайпан авылында гомер кичергән Хәбибә һәм Хәмит Назаровларның ишле гаиләсеннән ул. Сигез баланың алтынчысы булып дөньяга килә. Туган авылындагы сигезьеллык, Югары Тәтешле урта мәктәбен тәмамлый. Яңавылда пешекче, Борай һөнәрчелек училищесында штукатур-маляр һөнәрләрен үзләштерә. Хезмәт юлын нефтьчеләрдә пешекче булып башлый. Ленин исемендәге колхозның данлыклы мал симертү комплексын төзүдә дә катнаша ул. Менә шушы төзелештә булачак тормыш иптәшен – Наилен очрата.

 – Озак очрашып йөрмәдек. Башкалар үзләренә яр иткәнче дип, Наил абыегыз урлады да алып кайтты. Менә шуннан бирле бергәбез. Ә бит уйлап карасаң, ярты гасыр булып ята кавышканыбызга – 48 ел гомер кичергәнбез бергә, – дип, яшь чакларын искә алды Хәмдүнә Хәмит кызы.

Шушы гомер эчендә өч малайга – Руслан, Рөстәм, Динарга – гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына бастыра алар. Уллары үзаллы яши башлагач, Наил абый белән икәүдән-икәү генә кала алар. Менә шул чакта Аллаһы Тәгалә аларга кыз бала сөю хыялын тормышка ашыру мөмкинлеген бирә.

Яңавыл районы Ямады авылында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның ябылган вакытлары була. Йомышлары төшеп, Гариповлар Ямадыга баралар. Менә шунда алар бертуганнар Инга белән Гөлназны очрата. Кызларны әнә шулай очраклы рәвештә генә үз гаиләләренә ала Хәмдүнә апа белән Наил абый. Инде кызларның икесе дә гаилә корган, матур итеп тормыш көтә, балалар үстерә.

 

Олы яшьтәге кешеләрне карау, тәрбияләү һич тә җиңел эш түгел. Һәр кайсының үз көе, холкы, дигәндәй. Арабызда үз әниләрен яки әтиләрен дә өйләренә сыйдырмаучылар бар. Олы кеше авырып китсә, бигрәк тә авыр. Ә Хәмдүнә апа ялгыз, балалары булмаган өченче әбине үз әниләредәй тәрбияли.

2016 елда Хәмдүнә Гарипова Карман авылыннан Гәшүрә Зартдинованы үз тәрбиясенә ала. Соңгы көннәренә кадәр уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә, сигез ел тәрбияли ул аны. Дини йолаларны җиренә җиткереп үтәп, соңгы юлга озаталар. Кальтәүдән Фәүзия Попованы бик каты авыру килеш дәваханәдән алып кайта. Аны да сабый баладай тәрбияли ул. Фәүзия әбинең вафатыннан соң, 2018 елда Иске Кайпаннан 87 яшьлек Сәүдикамал Якупованы сыйдыра Гариповлар үз гаиләсенә.

«Сез бит инде үзегездә хаклы ялдагы өлкән буын вәкиле, ни өчен бу әбиләрне карарга булдыгыз?» – дигән соравыбызга:

 – Жәллим мин аларны. Тәрбияләргә балалары да, туганнары да юк бит аларның. Тормыш кочагында ялгыз калганнар. Ә әбиләр өчен тормыш көтү көннән-көн авырлаша бара. Авыл җирендә бигрәк тә. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырулары гына ни тора алар белән! – дип җаваплады Хәмдүнә апа.

Мондый эшне олы йөрәкле, йомшак күңелле кешеләр генә башкарадыр, чөнки бөтенләй чит-ят кешене гаиләңә кабул итү җиңел эш түгел. Хәмдүнә апа Гарипова да изгелекләр эшләп, кешеләрне бәхетле итүдән тәм тоеп яши.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: