Барлык яңалыклар

Бәхетле гаилә

Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер берәү матди кыйммәтләр, дип санаса, икенчеләр – мәхәббәт һәм килешеп яшәүдә, балалар үстерүдә, дип уйлый. Илмәттә яшәүче Рәмия Һәм Филгат Хәмзиннәр да бәхетләрен үзләренең лачындай биш малайларында күрә.

Бәхетле гаилә
Бәхетле гаилә

Гаилә башлыгы Филгат шушы авылда гомер итүче Мөнәвия Һәм Әлфир Хәмзиннар гаиләсендә туып-үсә, ә Рәмия ханым Яңа Кайпан авылыннан Ираида һәм Мәгъдән Хөсәеновларның күпбалалы гаиләсеннән. Филгат Аксәет урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Прогресс поселогында тракторчы-шофер һөнәрен үзләштерә. Армия сафларына алынганчы Әмиров исемендәге колхозда хезмәт куя. Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, бәхет эзләп ерак Казахстан далаларына юл тота. «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул» дигән халык мәкален шул вакытта ныклап аңлый Филгат Хәмзин. Аңлый һәм кире туган якка кайта. Нәкъ шул вакытта ул икенче яртысы – Рәмиясе белән таныша. Эшне озын-озакка сузмый тәвәккәл егет – 1989 елның 2 гыйнварендә яшьләр гаилә кора. Икәүләп эшкә йөриләр: Филгат Әлфир улы район гәзите редакциясендә шофер, ә Рәмия Мәгъдән кызы шунда ук җыештыручы.

Район үзәгеннән Илмәткә кайтып төпләнгәч, Рәмия ханым Илмәт башлангыч мәктәбендә биш ел җыештыручы булып хезмәт куя. Аннан инде хаклы ялга чыкканчы Әмиров исемендәге хуҗалыкта сыер савучы була. Филгат тә туган колхозына тугры кала.

Алда әйткәнемчә, бу гаиләдә биш малай тәрбияләнә. Бер-бер артлы дөньяга килгән балаларын игелекле кешеләр итеп үстерә Хәмзиннар. Гаилә җылысында тәрбияләнгән балалар да өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Йорт эшләрендә ата-аналарына зур таяныч була алар. Егетләрнең барлык сыйфатлары һәм мавыгулары әти-әниләренең дә тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып тора, алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән малайларын тырыш, максатчан, ярдәмчел булырга өйрәтә.

Хәмзиннар гаиләсендә бурычлар ир-ат һәм хатын-кызларныкына бүленми, шуңа күрә уллары әниләренең өй мәшәкатьләрендә рәхәтләнеп ярдәм итәләр: идәнен дә, савыт-сабасын да, керен дә юалар, бакча эшләрен дә башкаралар, сыерын да савалар.

– Мин фермадан кайтканчы Айбулат белән Айдар сыерны икесе ике яктан савалар иде. Шунлыктан сыерның ике имчәге бер якка, ике имчәге икенче якка карап тора иде, – дип көлеп искә ала Рәмия ханым.

Шушы нигездән өч улыбызны армия сафларына озаттык. Аллаһка шөкер, барысы да Туган ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтәделәр. Төпчегебез Айназ да абыйлары йөзенә кызыллык китермәс дип ышанабыз, – дип сүзгә кушылды Филгат Әлфир улы.

Әйе, Хәмзиннарның өч улы солдат хезмәтен генә үтәп калмаган, олы уллары Айбулат махсус хәрби операциядә катнаша. Бер ел элек районыбызның бик күп егетләре белән ул да махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен рядовой Айбулат Хәмзин «III дәрәҗә хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. Әле ул кыска вакытлы ялга кайткан иде.

Айбулат урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Свердловск югары хәрби-сәяси танк-артиллерия училищесына укырга керә. Ләкин уку йортының Оборона министры боерыгы белән таратылуы нәтиҗәсендә аны тәмамлый алмый. Куеда ит комбинатына эшкә урнаша. Ольга Валентиновна белән матур гаилә коралар, кызлары Азалия, уллары Алмазга матур тәрбия бирәләр. Алар Аксәеттә яши.

Хәмзиннарның икенче уллары Айдар водитель һөнәрен үзләштерә. Тормыш иптәше итеп авылдашы Алина Альфред кызын сайлый. Ул – Пермь крае Куеда районы татарлары һәм башкортларының мәдәни үзәге җитәкчесе. Бу тату гаиләдә өч бала үсә. Аида – 3нче, Альмир 1нче сыйныф укучылары, Айлина исә Аксәет балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Яшьләр каядыр читкә китүгә караганда, туган авыллары Илмәттә төпләнеп калуны хуп күргән.

Айнур Хәмзин исә гаиләсе белән Куедада төпләнгән, шунда ук хезмәт куя. Тормыш иптәше Динә әлеге вакытта декрет ялында – кечкенә Кәримне балалар бакчасына йөртә. Кызлары Адель быел 1нче сыйныфка барган.

Айрас кечкенәдән спорт белән мавыга. Менә шул мавыгуы аны Стәрлетамак физкультура колледжына алып килә. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлый тырыш егет. Армия сафларында хезмәт иткәндә чик буена җибәрелеп, җәрәхәт ала. Хезмәтен тутырып кайткач, үткән җәйдә Белорет районы сылуы Алсу белән гаилә корганнар. Икесе дә Башкорт дәүләт университетында читтән торып белем алалар.

 

Рәмия һәм Филгат Хәмзиннарның төпчек уллары Айназ да абыйсы юлыннан киткән – быел Стәрлетамак физкультура колледжы студенты булу бәхетенә ирешкән.

 – Мин инде алтынчы студент укытам, – дип көлде Рәмия Мәгъдән кызы. – Филгат биш ел Русия ислам университетында белем алды. Авылыбызның хәзрәте буларак барлык дини йолаларны башкара.

 – Биш малайны карап үстерүе авыр булмадымы? Кызыгыз булмаганга үкенмисезме? – дигән сорауга:

 – Бервакытта да. Улларыбыз булганга сөенеп бетәлмибез. Аллаһка шөкер, киленнәребез үзебезнең кызлар кебек, әти-әни, җиде оныгыбыз дәү әни-дәү әти, дип өзелеп торалар. Дөньялар тыныч булып, махсус хәрби операция тәмамланып, Айбулатыбыз исән-сау әйләнеп кайтса, тормышыбыз тагын да күркәмрәк булыр әле, – дип бертавыштан җаваплады Хәмзиннар.

Рәмия ханымның әтисе Мәгъдән бабайны да сабый бала кебек тәрбияли бу гаилә. Тугызынчы дистәне ваклаган бабай балаларына бары тик изге теләктә генә.

Хаклы ялда булуларына карамастан мал-туар, кош-корт асрый алар. Күрше-тирә, дуслары, туганнары өчен һәрчак ишекләре ачык, йөзләре якты.

Үз үрнәге белән гаилә статусын, ата-ананың балаларны тәрбияләүдәге ролен күтәрүгә ярдәм итеп, бу гаилә авылда зур абруй белән файдалана, үз балаларына гына түгел, үсеп килүче буынга һәм авылдашларына да яхшы үрнәк күрсәтә.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: